tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда заманча тере татар музыкасы бәйгесе дәвам итә
Чаллыда заманча тере татар музыкасы бәйгесе дәвам итә

Чаллыда заманча тере татар музыкасы бәйгесе дәвам итә

«Мизгел» милли-мәдәни клубы Бөтендөнья татар яшьләр форумы һәм URBANTATAR белән берлектә яңа татар музыкасы бәйгесен игълан итә!

Әлеге бәйге татар музыкасын җанландыру, эксперименталь һәм альтернатив музыкаль проектларга ярдәм күрсәтү максаты белән оештырыла.

Катнашу өчен, берүзең яки төркем белән тере аккомпанементка җыр башкарырга һәм аны видеога төшереп оештыручыларга җибәрергә кирәк.

Гаризалар 14 апрельгә кадәр кабул ителә. 15-22 апрель көннәрне онлайн тавыш бирү барачак.

Җиңүчеләр 22 апрель көнне сәгать 16.00 да билгеләнәчәк. Алар Казанның бәйсез татар музыкантлары – The Kam, GAUGA, MALSI MUSIC, Altan һәм Илгиз Шәйхразиев белән 27 апрель көнне сәгать 15.00 дә Яр Чаллы шәһәрендә узачак «Мин татарча сөйләшәм» концертында бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*