tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешендә өмә үткәрделәр
Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешендә өмә үткәрделәр

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешендә өмә үткәрделәр

Чаллыда җирле мөхтәсибәтнең актив мөселманнары Җәмигъ мәчете төзелешенә өмәгә җыелды. Өмәгә җәмгыятьнең яшь вәкилләре дә, аксакаллар да килгән иде.

Чаллы халкы булачак мәчет территориясен чүп-чардан чистартты, шул рәвешле, бик интенсив эшләүче төзүчеләр эшен җиңеләйтте.

Төзелештә дин йорты комплексының алты корпусының икесендә тимер-бетон монолит блоклар төзү буенча эшләр тәмамланды.

Тиздән подрядчы – Алексей Горшковның «АНГ Холдинг» компаниясе дүрт манара корырга керешәчәк. Кышка мәчет түбә астына алыначак, шулай ук гөмбәз куелачак.

Эльвира Мөхәммәтдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*