tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чехиядә татарлар Сабан туе уздырды
Чехиядә татарлар Сабан туе уздырды

Чехиядә татарлар Сабан туе уздырды

7 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Чехиядә гомер итүче татарларның уникенче тапкыр Сабан туе узды.

Шушы вакыйга турында Прагадан журналист Ландыш Харрасова хәбәр иткәнчә, шимбә көнне төш вакытында бирегә Чехиядән генә түгел, ә Германия һәм Һолландиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән, бәйрәмгә 300ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, төрекмән, үзбәк, рус халыклары һәм башка милләт вәкилләре дә бар иде. Чарада катнашучы кырым татарларының да саны елдан-ел арта бара.

Бәйрәмне зур кызыксыну белән Чехия Президенты идарәсендәге халыкара бүлек мөдире Һинек Кмоничек зур кызыксыну белән күзәтте. Һинек әфәнденең хәләл җефете милләте буенча – татар.

Бәйрәмдә Татарстанның Чехиядәге вәкиле Зөфәр Абдулгалиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын җиткерде. Анда әйтелгәнчә, Сабан туенда татар халкының иң күркәм сыйфатлары – аның хезмәт сөючәнлеге, җиңүгә омтылучанлыгы һәм кунакчыллыгы чагылыш тапкан.

“Гадәттәгечә, Сабан туе мәйданында барлык милләт һәм дин вәкилләре җыела, бәйрәм аларга күтәренке кәеф бүләк итә, татар мәдәниятен популярлаштыруга, тынычлык һәм иминлек ныгытуга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта Сабан туе бөтен дөньяда зурлап билгеләп үтелә. Быел ул Россиянең 56 төбәгендә һәм 24 чит илдә узачак. Тантана бар җирдә дә татарларны күп санлы милләттәшләре һәм тарихи Ватаны белән бәйләүче чара булып тора”, диелә анда.

Казаннан килгән Татарстанның халык артисты Владимир Васильев һәм “Татар моңы” халыкара җыр бәйгесе лауреаты Санкт-Петербургтан Динар Байтимеров татар җырлары белән бар халыкны әсир итте. Җырлы-биюле тамашалар уеннар белән үрелеп барды. Сабан туенда аркан тартышу, капчык киеп узышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар аеруча кызыклы булды. Бу уеннарда Германия һәм Чехия татарлары арасында бер-берсен уздырып ярышу күзәтелде. Шул ук вакытта балалар һәм яшьләр тиз арада бер-берсе белән танышып, инде кунакка йөрешү турында планнар кора башлады.

Гомумән, бу бәйрәмгә яшьләр шактый җыелган иде. Мона, мөгаен, соңгы вакытта Прагада яшәүче татар яшьләренең үзара җыелып аралаша башлавы, татар теле курсларына йөрүе, башка илләрдәге милләттәшләребез янына сәфәрләр кылуы сәбәпче булгандыр. Тиздән алар 14 июнь көнне Германиядә – Лейпциг шәһәрендә узачак Сабан туена юл тотачак.

Көнчыгыш Европада яшәүче татарлар өчен җыр-биюләр дә, тәмле итеп пешерелгән татар тәм-томнары да бик тансык булып чыкты. Бирегә һәркем үзе берәр ризык пешереп килгән иде. Өстәл өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, кош теле, талкыш кәлеве кебек ризыклардан сыгылып торды. Махсус Сабан туена дип “күмерле” самавырларда чәйгә кадәр кайнатылды. Башка милләт вәкилләре аларны бик яратты һәм татарларның ашлары, гореф-гадәтләре белән кызыксынды.

Прага Сабан туеның бик мөһим үзенчәлеге – чит телләрдә сөйләшергә күнегә башлаган, Европа яшәү рәвеше белән таныш булган кечкенә балаларның һәм яшьләрнең татар милли гореф-гадәтләре, милләтнең асыл сыйфатлары белән танышу бәйрәмгә килүчеләрне бигрәк тә куандырды.

Сабан туе күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

 “Татар-информ” МА, фото www.radio.cz

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*