tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга һәйкәл ачылды
Чиләбедә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга һәйкәл ачылды

Чиләбедә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга һәйкәл ачылды

Бүген, 1 октябрь көнне, Чиләбедә Воровский урамындагы яңа скверда күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

ТР Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслерга өлкә татарлары конгрессы активистлары инициативасын хуплавы өчен рәхмәтен белдерде. «Татар халкының бөек шагыйренә һәйкәл әзерләүдә һәм ачуда катнашкан Губернаторга, скульпторга һәм барлык кешеләргә рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, Габдулла Тукай образы Россиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачевның скульптура остаханәсе коллективы тарафыннан булдырылган. Проект өстендә эшләүдә остазның укучылары Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*