tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндәге «Ландыш» балалар бакчасы ремонттан соң ачылачак
Чирмешәндәге «Ландыш» балалар бакчасы ремонттан соң ачылачак

Чирмешәндәге «Ландыш» балалар бакчасы ремонттан соң ачылачак

Чирмешән районы үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы сентябрь башында балаларны кабул итәргә җыена.

Әлегә монда зур ремонт бара. Бүген биредә эшнең кызган чагы — дүрт бригада эшли.

«Бер бригада тәрәзәләрне алмаштырып бетерде, инде ишекләр урнаштыралар. Осталар стеналарны шомартып бетерде, хәзер алар буяла. Бәдрәф һәм ашханә стеналарына плитка ябыштырыла. Идәннәргә җәю өчен линолеум кайтты», — ди балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова.

Группалар бүлмәләренең түшәме буялган, ә башка бүлмәләрдә аларны армстронгтан җыялар, ягъни асылмалы булачак.

Канализация, су үткәргечләр — барысы да яңартылган, эчке эшләр тәмамлангач, сантехника урнаштырыла. Бакча алдына асфальт җәяргә, керү юлына брусчатка түшәргә дә җай табарга уйлыйлар. Төзүчеләргә бакча хезмәткәрләре дә булыша, шул ук вакытта бакчаны ачу тантанасына да әзерләнәләр.

Кадрия Гамирова
nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*