tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай мөхтәсибәтендә Муса Җәлилне искә алдылар
Чистай мөхтәсибәтендә Муса Җәлилне искә алдылар

Чистай мөхтәсибәтендә Муса Җәлилне искә алдылар

18 февраль көнне Чистайның “Восток” мәдәни-ял үзәгендә Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә узды. Әлеге чара шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Кичәдә Муса Җәлилнең иҗатын, аның тормыш юлын һәм әсәрләрен искә төшерделәр, укучылар һәм укытучылар, Чистай мөхтәсибәте хезмәткәрләре һәм мөселман яшьләре берлеге активистлары чыгыш ясады. Бер сәгать дәвамында сәхнәдән Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» җыентыгына кергән шигырьләре яңгырады. Тамашачыларга шулай ук шагыйрьнең хәрби язмышы турында сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды… Фойеда Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы һәм аның турында китаплар күргәзмәсе оештырылган иде.

Ахырдан Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе һәм мөхтәсибәт каршындагы аксакаллар җитәкчесе Фәрит Галимов һәр катнашучыны грамоталар белән бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елны нәзарәт Туган тел елы дип атады. Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*