tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай мөхтәсибәтендә олылар һәм балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды
Чистай мөхтәсибәтендә олылар һәм балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды

Чистай мөхтәсибәтендә олылар һәм балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды

Кичә Чистай районы Каргалы авылы мәчетендә Мәүлид ашы узды. Әлеге чара мәхәллә халкы һәм мәчет каршындагы курсларга йөрүче дин кардәшләребез катнашында пәйгамбәребез Мөхәммәд дөньяга килгән ай хөрмәтенә үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Мәүлид бәйрәменә килүчеләрне мөбарәк ай белән тәбрикләде һәм вәгазь сөйләде. Аннары җыелган халык катнашында Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Бәйрәм табын янында дәвам итте.

Мәүлид ән-Нәби дустанә, җылы мохиттә үтте. Мәүлид бәйрәменә җыелучылар мәҗлесне оештыруда зур көч куйган һәм кунакчыллык күрсәткән Илшат хәзрәт Гафиятуллинга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды. Аларны укытучылары Рәйсә апа Мөхлисуллина һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов каршы алды, ул беренче булып чараны ачып җибәрде.

Мөхәммәд хәзрәт дин гыйлеменең иң хакыйкый зур гыйлем икәнен ассызыклап үтте. Балаларга, ата-аналарга шул гыйлемнең фазыйләтен аңлап, кызыксынып дәресләргә йөргән өчен, Рәйсә ханымга җанын биреп үз эшен башкарган өчен олы рәхмәтен белдерде. Чарада 20гә якын бала катнашты.

Балалар шигырьләр сөйләде, мөнәҗәтләр укыды, Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйттеләр, әти-әниләре белән Г.Тукайнын «Туган тел» җырын башкардылар. Соңыннан Рәйсә апа балаларга бүләк итеп намазлык белән тәсбих тапшырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*