tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак
Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак

Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак

Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан 23 ноябрьдә Чистай шәһәренең «Восток» күңел ачу үзәгендә казыяткүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Анда Көньяк казыят районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган әлеге бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 3 яшьтән 6 яшькә кадәр (3 сүрәдән башлап); 7 яшьтән 10 яшькә кадәр (10 сүрәдән башлап); 6 яшьтән 15 яшькә кадәр (ярты җүздән тулы җүзгә кадәр – яттан яки уку);  6 яшьтән 15 яшькә кадәр (җүздән башлап – яттан яки уку). Бәйгедә катнашучыларның билгеләнгән номинациягә туры килүе, Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча укый белүе шарт.

Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә.

Элемтә өчен телефон: +9600427652.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган чараларның Чистайда үткәрелүе очраклы түгел. Ул 30 ел элек Чистай шәһәрендә Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан, шулай ук берничә ел дәвамында “Нур” мәчетендә имам булып хезмәт иткән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*