tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайга күпсанлы мөселман дин әһелләре җыелды. Биредә Х Саматов укулары ачылды
Чистайга күпсанлы мөселман дин әһелләре җыелды. Биредә Х Саматов укулары ачылды

Чистайга күпсанлы мөселман дин әһелләре җыелды. Биредә Х Саматов укулары ачылды

Шушы минутларда Чистай мөхтәсибәтендә Х Саматов укулары башланып китте. Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовны искә алу, аның мирасын барлау һәм олылау өчен фәнни җыенга күренекле мөселман дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәзрәтнең туганнары һәм якыннары килде. Алар арасында Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстаның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һ.б. Утырыш алдыннан конференция кунаклары Чистайның тарихи зиратларында булып, андагы күренекле дин әһелләре каберләре янында дога кылды. Шулай ук былтыр ачылган “Камалия” үзәге эшчәнлеген белән танышты.

Хәзерге вакытта Чистайның “Нур” мәчетендә Саматов укуларының рәсми утырышы бара.

Конференцияне Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарате Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә уздыра. Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы – ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана.

Әлеге укулар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион Ислам кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Беренче Саматов укулары Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

Габделхак хәзрәт Саматов – инкыйлабка кадәр булган татар дини мирасын дәвам итүче, Ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Бүгенге көндә дин өлкәсендә хезмәт куючы имамнарның күпчелеге – нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре. Укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка шәхес буларак карала. Анда катнашучылар “Дин, тел, милләт – Габделхак Саматовның яшәү кредосы”, “Татар дин галиме Әхмәтвәли хәзрәт Рәхиминең хәдисләр җыентыгы”, “Татарстан Республикасында казыйлар эшчәнлеге”, “Татар дин әһелләре хезмәтләрендә гаилә кыйммәтләренең чагылышы” һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыша.

Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Габделхак Саматов исемендәге “Рухи мирас” медале һәм премиясе, шулай ук “Бердәмлек” медале тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*