enrutat
Баш бит / Читтәге милләттәшләребез карантинны ничек уздыра?
Читтәге милләттәшләребез карантинны ничек уздыра?

Читтәге милләттәшләребез карантинны ничек уздыра?

Таҗвирус араларны якынайтты. Бөтен дөньясында бер афәт булгач, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең дә хәл-әхвәлен белешеп торабыз. Башка җирләрдә нинди кагыйдәләр кертелгән, халык ничек саклана – шул сорауларга җавап эзлибез.

Журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиядәге милләттәшләр Казанның татарларга кагылышлы интернет чыганакларның сылтамаларын бер-берсенә таратуы, Камал театрының спектакльләрен яратып караулары турында сөйләде. Анда гомуми вазгыять болайрак:

– Төркиядәге рәсми статистиканы көн ахырында туры эфирда Сәламәтлек министры игьлан итә. Кичә ул 600 дән артык медицина хезмәткәренә вирус эләккәнен әйтте. Төркиядә беренче кешедә вирусны ачыклаган доктор, профессор вафат булды. Таҗвирусны үзенә дә йоктырган иде, олы кеше иде… Әмма паника бар дип әйтә алмыйм. Күп кеше өйдән эшләүгә күчте. Укулар да шулай. Дистанцион эшләүгә Төркиянең әзерлеге зур иде. Медицина битлекләрен кию мәҗбүри түгел. Әмма күп кеше кия. Халыкка хезмәт итүчеләр битлек һәм пирчәткәне мәҗбүри кия. Полиция, докторлар, базарда сатучылар, мәсәлән. Хәзер һәр шәһәрдә керү һәм чыгу юлында полиция туктата һәм тән температурасын тикшерәләр. Кемдә температура югары – шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр. Сату өлкәсендәге вазгыятькә килгәндә, ялган спиртлы гигиена, дизенфекция әйберләре ясаучылар күбәйде. Аларны полиция тота, бик зур штраф сала. Бәяләр дә артты. Мәсәлән, медицина битлеге элек 1 лира торса, хәзер 5 лира булды. Лимон бәясе дә артты. Иң нык артканы – сарымсак. Ул элек 20 лира тирәсе иде, хәзер 60 лира тора. Өлкән кешеләргә ярдәм оештырылды. Хәтта өйләренә барып чистарту әйберләрен таратырга дигән карар чыкты. Бу чир хәзер яшьләргә дә йога башлаган. Аларда симптомнары сизелми, тән температурасы күтәрелмәскә дә мөмкин, фәкать чирле кеше ис, тәм тоймый башлый икән. Безгә телевизордан табиблар шулай аңлата. Сүз уңаеннан, телевизор сатып алучылар күбәйде. Чөнки белгечләр көне-төне туры эфирда халыкка аңлату эшләре алып бара. Табиблар, халык медицина хезмәткәрләре, психологлар даими элемтәгә чыга. (Айзирәк Гәрәева белән тулы әңгәмә – газетаның киләсе санында чыгачак)

Чечняда кырысрак тәртип кертелгән. Бу хакта Грозныйда яшәүсе журналист, шагыйрә Гөлнара Җәлилова сөйләде:

– Чечняда карантин рәсми төстә 16 мартта ук игълан ителгән иде инде. Ул вакытта балалар бакчалары ябылды, соңыннан балалар өйдән чыкмый башлады. Хәзер инде өлкән кешеләргә дә өйдә торырга кушылды. Вазгыять тыныч, кеше бер-берсен, без бисмиллалы халык, безгә бик кагылмас дип тынычландыра. Рәсми мәгълүматлар буенча 8 кеше авырый. Алар барысы да читтән кайткан кешеләр. Азык-төлеккә бәяләр күтәрелмәде. Миңа Татарстанда имбир 7 мең сумга кадәр күтәрелгән дип яздылар, монда андый нәрсә юк. Бездә имбирнең бер килосы 300 сум тора. Биш данә лимонны 100 сумга алып була. Бәяләр арттырылса, андый урыннар ябыла. Маскалар алдык. Бер кабы 45-50 сум тора. Пирчәткәләр дә бар. Антисептикларның бер шешәсе – 200 сум. Без аны элек үк алып куйган идек инде. Инстаграмнан күзәтеп барам: күп җирдә карантинны өйдә бикләү дип кабул итәләр, паника бар. Без инде өйрәндек. Сишәмбе көнне өйдә утыруыбызга 3 атна була. Урамга чыгу тәрбибе кертелде. Паспортны тикшерәләр, яшәгән җирдән 100 метр тирәсендәге ризык кибетенә һәм даруханәгә генә барырга ярый. Бездә бик тыныч дип әйтә алмыйм, барыбер, ниндидер шом бар инде ул. Балалар белән өйдә утыруы читенрәк. Карантин башлануга, балаларга күңел ачу, кызыклы шөгыль чаралары алырга кушканнар иде, без аларны күп итеп алдык. Әлегә шулар белән юанабыз, өйләр чистарта-чистарта ялтырап бетте. Урамга исә, маскасыз, пирчәткәсез чыгу тыела. Бу – катгый таләп. Кичәдән комендант сәгате кертелде. Кичке җидедән иртәнге сигезгә кадәр урамда бер кеше, бер машина булмаска тиеш. Штрафлар бик зур. Бу сынауны барыбыз да исән-имин үткәреп җибәрсәк иде.

Милләттәшебез Финзия Газизова Австралиядә барлыгы 5000 кеше авыруын, 28 үлем очрагы теркәлүен хәбәр итте. Анда кайбер ризыкларга чикләүләр кертелгән, кайберләренә бәяләр шактый арткан:

– Гомумән алганда, Австралиядә халыкта паника юк. Хәтта әлеге вазгыятьне кабул итмәүчеләр, ышанмаучылар да бар. Олы кешеләр дә урамнарда йөри әле Мәктәпләрдә беренче семестрны бер атна алдан тәмамладылар. Кызымның сыйныфында соңгы көннәрдә нибары 3 бала укып йөрде. Ата-аналар бәладән башаяк дип, балаларын укырга җибәрмәде. Интернет аша өстәмә шөгыльләнү оештырылды. Спорт корылмалары ябылды. Балалар белән паркларга һава суларга йөрибез, өй алдына чыгабыз. Паркка йөрү әлегә тыелмаган. Ләкин өй янында уннан артык кешегә җыелу тыела. Бу тәртипне бозган өчен 1500 доллар күләмендә штраф салына. Полициядән битәр, синдә кеше җыелуны күршең хәбәр итәргә мөмкин. Әләкләшү дип әйтимме соң инде моны, зур монда. Ризыкка бәя артты. Имбир 45 доллар тора, 2000 сум дигән сүз инде бу. Лимон бәясе дә ике тапкырга артты. Сарымсак бәясенә тагын 5 доллар өстәлде. Аны тартмасы белән алып куйдык. Банан бәяләре артты. Чөнки бананның иммунитетны күтәрүдә файдасы зур дип сөйләделәр. Медицина битлекләре, антисептиклар юк, пирчәткәләр генә бар. Кайбер ризыкларга чикләүләр бар. Әйтик, кибет токмачын бер кулга ике кап кына бирәләр. Кайбер кибетләрдә бер кап кына. Инглизләр солы ярмасын ярата, ул да сатудан юкка чыкты. Берара бәдрәф кәгазе белән салфеткалар юкка чыгып алды, хәзер күренә инде, тик исәпле генә санда бирелә. Карабодай гомумән, монда сирәк күренеш. Ул элек тә алтын бәясе тора иде, хәзер бөтенләй күренми. Мин аны Россиядән алып килдем. Әлегә шулар белән юанабыз. Битлек кию мәҗбүри түгел, әмма кибетләрдә аерым тәртипләр кертелде. Мәсәлән, иртәнге җидедән 8.30 сәгатькә кадәр кибеткә өлкән кешеләр генә кертелә. Кибеттә ара калдырып йөрү өчен идәнгә махсус билгеләр ясадылар. Чиратта ике кеше арасындагы ара 1,5 метр булырга тиеш.

P.S. Язманы укып чыкканнан соң, банан, цитруслыларга, сарымсакка ябырылырга киңәш ителми. Бәяләрнең күтәрелүе үзебездән торганны онытмыйк. Бер-беребезне саклыйк, исән-сау булыйк.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*