tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чорлар, вакыйгалар, кешеләр
Чорлар, вакыйгалар, кешеләр

Чорлар, вакыйгалар, кешеләр

Татарстан Милли музее әзерләгән “Татарстан АССР: чорлар,  вакыйгалар, кешеләр” дигән күчмә күргәзмә үзенең эшен дәвам итә.

Ул беренче тапкыр  быелның гыйнвар аеның соңгы көнендә Иннополис шәһәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгының Коллегиясендә катнашучыларга тәкъдим ителгән иде. Бу көннәрдә экспозиция Менделеевск шәһәренең С.Гас­сар исемендәге Мәдәният сараенда беренче тамашачыларын кабул итте. Аңарчы аның белән Чаллыда яшәүчеләр шәһәрнең картиналар галерея­сында танышты.

Татарстан Президенты Р.Миңнехановның “ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын уздыру” турындагы фәрманы нигезендә булдырылган күргәзмә 16 стендтан тора. Аларның гомуми озынлыгы – 64, биеклеге – 2,30, киңлеге 4,20 метр.

Экспозиция игътибарны 1920 елда төзелгән автономияле республика узган юлның әһәмиятле чорларына юнәлтә. Стендларда бәян ителгән вакыйгалар, ул елларда халык хәтерендә уелып калган хәлләр, истәлекләр, ТАССР төзелүнең тарихи кыйм­мәтен күрсәтү белән бергә, дәүләтчелек тарихындагы әһәмиятле көннәрне, республиканың сәяси, икътисади алгарышын, милли-мәдәни тормышын чагылдыра. Милли дәүләт төзелеше, рес­публиканың хакимият органнары һәм күренекле сәясәтчеләр эшчәнлеге, әһәмиятле даталар һәм ирешелгән уңышлар белән бәйле фотосурәтләр, документлар – барысы да эзлекле тәртиптә тәкъдим ителгән.

Күргәзмә тамашачыларны беренче стендлардагы  үзенчәлекле документлар белән үк җәлеп итә.  Әйтик, “Идел–Урал Штаты” картасы, “Идел–Урал Штатын игълан итү” афишасы – гаять кызыклы ядкәрләр. Рес­публика төзүнең башында торган татар иҗтимагый эшлек­леләре Г.Шәрәф, Г.Исхакый, Россия мөселман эшләре Комиссариаты (шушы орган татарлар һәм башкортларның күбесен Совет хакимияте тирәли берләштерә) рәисе  М.Вахитов, РСФСР  милләтләр халык комиссариатының Үзәк мөселман комиссариаты рәисе М.Солтангалиев, ТАССР Совет халык комиссариаты рәисе, Вакытлы революция комитеты башлыгы С.Сәетгалиевнең фоторәсемнәре, Татар-Башкорт Совет Республикасы төзү проекты шул еллардагы бәхәсләр, омтылыш һәм өмет белән тулы вакыйгаларны тагын бер кабат искә төшерә. Катлаулы, каршылыклы фикерле, дулкынланулы һәм киләчәккә ышаныч уяткан еллар булган ул.

Күргәзмәне тамаша кылганда, Дәүләтнең беренче билгеләрен һәм кануный документларны ассызыклап күрсәтү өчен аеруча тырышлык куелуын тоемламый мөмкин түгел. Алар арасында Бөтенроссия үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы декреты, Б.Урманче авторлыгындагы 1920  елгы Татар республикасы туграсы эскизы, ТАССРның беренче сәяси картасы, ТАССРның 1926 елгы Конституциясе проекты һ.б. бар. Татар республикасы игълан ителү уңаеннан үткәрелгән җыеннар, җыелышлар, бәйрәмнәрдән фоторепортажлар, ТАССРның 1937 һәм 1978 еллардагы Конституция­ләре басмалары да тамашачылар өчен кызыклы.

Экспозициядә шулай ук респуб­ликаның беренче удар бишьеллык­лардагы уңышларын чагылдырган документлар, плакатлар,  татарстанлыларның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фа­шистларга каршы аяусыз көрәштә  күрсәткән каһарманлык­ларын һәм хезмәт батырлык­ларын, 1950-1990 елларның мөһим тарихи вакыйгаларын чагылдырган  фотолар да урын алган.

Аерым бүлек Республика оешуга, 1990 елда Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул итүгә, Татарстан Конституциясенә,  республиканың беренче Президенты, хәзерге Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, бүгенге Президент Рөстәм Миңнехановка багыш­лана. Шулай ук стендларда Татарстанның яңа тарихындагы сәяси, икътисади уңышлары, мәдәният һәм спорттагы җиңүләренә бәйле материаллар да урын алган.

“Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: чорлар, вакыйгалар, кешеләр” күчмә экспозиция­сен  25 августтан 30 сентябрьгә кадәр Түбән Камада яшәүчеләр шәһәрнең музей комплексында күрә алачак. Оештыручылар күргәзмәнең укучылар, студентлар, мөгаллимнәр генә түгел, Татарстан тарихы белән кызыксынган һәркемгә хәбәрдарлыкны киңәйтү өчен яхшы мәйдан икәнлеген искәртә һәм юбилей елының мөһим чарасы булырына өметләнә. Шунысы да кызыклы: экспозиция аны кабул иткән шәһәрнең Татарстан тарихына кагылышлы үзенчәлекле ядкәрләре белән бергә тәкъдим ителә.

Сөембикә КАШАПОВА.
madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*