tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанда уникенче төбәкара “Зикер, фикер, шөкер “Арт-мәдхия” фестивале узды
Чуашстанда уникенче төбәкара “Зикер, фикер, шөкер “Арт-мәдхия” фестивале узды

Чуашстанда уникенче төбәкара “Зикер, фикер, шөкер “Арт-мәдхия” фестивале узды

Чуашстанның Урмай авылында уникенче төбәкара “Зикер, фикер, шөкер “Арт-мәдхия” фестивале үтеп китте. Узган еллардан аермалы буларак быел әлеге чара онлайн режимында узды. Фестиваль бер атна эчендә дистанцион рәвештә үтте, анда Чуашстан, Татарстан республикаларыннан, Ульян, Төмән өлкәләреннән милләттәшләребез мөнәҗәтләр, нәшидләр башкардылар. Онлайн тапшыруда катнашучыларның саны пандемия булу сәбәпле чикләнде. Саклану чараларын күреп Чуашстанның Урмай, Шыгырдан, Чичкан авылларыннан килүчеләр, “Мишәр” һәм “Тамчы” ансамбленең солистлары катнашында барды, мөнәҗәт әйттеләр һәм нәшидләр җырладылар. Онлайн тапшыру бер вакытта өч студиягә бүленеп барды. Беренчесендә котлауларны Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов алып барды, Урмай поселениясе башлыгы Минзаһит Зәйнуллин, Чабаксар татарлары милли-мәдәни мохтарияте башлыгы, “Булгар” мәчете мәхәлләсе рәисе Хайдәр Сафиуллин, Урмай мөхтәсибәте башлыгы, “Кара пулат” мәчете имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Чичкан авылы мәктәбе директоры Газимша кызы Алсу Гыйбатдинова, Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин катнашып Рамазан ае тәмамлануы һәм “Арт мәдхия” фестивале белән котладылар. Икенче һәм өченче студияне Урмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илсөяр Зыятдинова, “Мишәр” ансамбленең җитәкчесе Илнар Хисамов алып барды. Чара яшь шәкертләрнең Коръән укуы белән башланып китте. Барлык катнашучыларга бәйрәм дипломнарны һәм бүләкләр тапшырылды. Туры эфир Илдус Шәйдуллинның инстаграмдагы  аккаунтында күрсәтелде һәм яздырылып барылды. Видеоязма оештыручыларның вконтакте, фейсбук социаль челтәрләрендә һәм  сайтларына куелачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*