tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат
Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат

Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат

Бүгенге иртә кайгылы хәбәрдән башланды. Якын дустыбыз, барлык татарларга яхшы таныш, халкыбызның затлы, зыялы улы, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат.

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.

Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Мәдәният өлкәсендә эшли.

“Урмай моңы” татар яшьләре җыры фестивален ( 25 ел үткәрелеп килде), «ART-MADHIA» төбәкара фольклор фестивален (7 ел үткәрелде) оештыручы.

Чувашиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*