tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә “Арт-мәдхия” фестиваленә әзерләнәләр
Чувашиядә “Арт-мәдхия” фестиваленә әзерләнәләр

Чувашиядә “Арт-мәдхия” фестиваленә әзерләнәләр

5 нче июньдә, унберенче тапкыр Чувашиянең Комсомол районында Урмай авылы мәдәният йортында «Зикер, фикер, шөкер» шигаре астында «Арт мәдхия» фестивале үтәчәк. Былтыр Тукай авылы Мәхаллә йорты мәдрәсәдә үткән иде. Чувашия Республикасы татар авылларыннан, шәһәрдә яшәүче татар-мөселманнарыбыздан мөнәҗәт әйтүчеләр, нәшид җырлаучылар, татар милли киемнәр күрсәтүчеләрен әлеге бәйгедә көтеп калабыз.

Шушы авыллардагы, шәһәрдәге иҗади коллективлар белән мәдрәсәгә йөрүче хатын-кызларыбызны катнаштырырга исәбебез. Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте, Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте инде әлеге чараны унберенче тапкыр Рамазан аена багышлап, ел саен үткәреп килә.

Озак еллар күп форматлы, төбәкара фестиваль кысасында үткән булса , инде соңгы еллар ул мәҗлес буларак үтте. Искиткеч, халыкны тәрбияли торган, горурландыра торган чара. Наил хәзрәт Җамалетдинов , Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие уку буенча урынбасары, әлеге чарага яңа сулыш өрергә кирәк ди, быел исәбебез игътибарны күбрәк милли татар киемнәренә бирергә. Оештыру комитеты яңа оештыру формасы турында уйлана. Положениясенә яңалык үзгәрешләр кертергә исәбебез.

5 нче июньдә сезне Урмай мәдәният йортында кетеп калабыз.Белешмәләр өчен электрон адрес [email protected] , тел. 34-1-61
Волонтерлар һәм булышырга теләүче спонсорлар, сездән башка берничек тә булмый. Матди яктан булышырга теләүчеләр өчен телефон: 89061365460

Фәрит Гыйбатдинов

Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе 

Фото: 2018нче, Тукай авылындагы “Арт-мәдхия”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*