tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чувашиядә гомер итүче, 10 бала атасы Нурулла ага Рәҗәпов 96 яшьлеген бәйрәм итте

ВИДЕО: Чувашиядә гомер итүче, 10 бала атасы Нурулла ага Рәҗәпов 96 яшьлеген бәйрәм итте

Бу гаиләдә барлык балалар, килен, кияүләр һәм дистәләгән оныклар барысы бергә төп нигезгә җыелсалар, алар бер өстәл янына сыешып та бетмиләр, ашарга да чиратлашып утыралар. Сүзебез Чувашстанның Шыгырдан авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, ун бала атасы, 96 яшьлек Нурулла ага Рәҗәповның ишле гаиләсе хакында бара.

Яңа гына ФЗО тәмамлаган 18 яшьлек Нурулланы 1942 нче елда армиягә алалар һәм ерак көнчыгышка озаталар. Нәкь менә шунда аңа Совет-япон сугышында катнашырга туры килә дә инде. Ул 5 ел да 7 ай хәрби хезмәттә була. 24 яшьлек егет сугыштан кайтуга, авылдашы Минлесариягә өйләнә, йорт салып керәләр.

Еллар дәвамында ун бала үстергән Миңлесария апа белән Нурулла абый Рәҗәповлар гаиләсендә беренче  сабый 1948 нче елда дөньяга килә. Шыгырданда әйтүләренә караганда, узган гасырның 50-70 нче елларында авылдагы һәр йортта  диярлек 6-7 бала үскән.           

Әби-бабай, әти-әни нигезенә менә шулай барысы бергә, бер вакытка туры китереп  кайтулар еш булмаса да,  бүген җыелуның җитди сәбәбе бар-нигез хуҗасы-әтиләре Нурулла аганың туган көне. Аңа 96 яшь. Шулай да монда әле зур гаиләнең бер өлеше генә. Төп йортта яшәүче төпчек Фәнис әйтүенчә: “Бүген бергә җыелган булсак, монда 101 кеше булыр иде”- ди.                                             

Нурулла аганың кече яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләнгән, авыл тормышының авырлыгы белән аның матур якларын да күрә белүче 4 улы һәм 2 кызы үз тормышлары белән авылда гомер итәләр.   

Гомер буе тырыш хезмәт белән тормыш алып барган  96 яшьлек бабайга ходай саулыкны да, озын гомерне дә кызганмаган.

                                                                                                                 Рамис Сафин

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*