tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядәге татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәреслекләре җитми
Чувашиядәге татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәреслекләре җитми

Чувашиядәге татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәреслекләре җитми

Татар басмалары баш мөхәррирләре Чувашиягә сәфәр кылганда Озын Куак һәм Шыгырдан авылларындагы мәктәпләрдә булды. Биредә кунаклар татар телен укыту мәсьәләләре белән танышты. Ике мәктәптә дә татар теле укытучылары үзләрендә дәреслекләр җитмәве хакында әйтә. Алар инде берничә тапкыр мәгариф министрлыгына да мөрәҗәгать иткән, ләкин әлегә кадәр җитәрлек дәреслекләре юк.

Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов моңа аңлатма бирде. “Дәреслекләр җитмәү татар теле дәреслекләренең төрле авторлар тарафыннан язылуы белән бәйле. Шулай ук, хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә укытылырга тиешле дәреслекләр әле тулысынча расланмаган. Шул сәбәпле, китаплар Чувашиядәге татар мәктәпләренә дә килеп җитә алмый” , – диде Ф. Гыйбатдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*