tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең татар авыллары Корбан бәйрәмен үткәрә
Чувашиянең татар авыллары Корбан бәйрәмен үткәрә

Чувашиянең татар авыллары Корбан бәйрәмен үткәрә

Ислам дөньясында ике зур бәйрәмнең берсе – Корбан Гаете җитте! Милләтебез аны мең еллар буе бәйрәм иткән, иң авыр елларда да онытмаган, өмет һәм дога белән яшәгән. Бүген дә без, татарлар, миллиард ярымлы ислам дөньясы, мөселманнар белән бергә, бу олуг бәйрәмебезне билгеләп үтәбез, бүген дә өмет һәм дога белән яшибез!

Чувашиянең бөтен татар авыллары мәчетләрендә, шулай ук Урмай авылының “Кара пулат” мәчетендә, мин үзем анда булдым, корбан гаеты вәгазе, намазы, хөтбәсе булды, зикер әйтелде, тәүбә ителде. Мәчтетләрдән соң, кардәшләребез әрвахларыбыз янына,зиратлар өстенә барып догада булдылар, Коръән укылды.

Гаиләләребездә хатын-кызларыбыз тәмле чәйләр, ризыклар әзерләделәр, гаетләрдән кайткач, җыелышып чәйләр эчтек. Республика күләмендә, хәйран калырлык, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен меңләгән корбаннар чалдыра.

Бәйрәм өстенә бәйрәм, бүген Урмай авылыннан күчеп чыккан Каенлык авылына 90 ел. Иртән, өйләгә кадәр Каенлык авылының иҗтимагый киңәшмәсе корбан мәҗлесенә чакыра һәм өйлә намазыннан соң авыл бәйрәме. Урмай авылының үзешчәннәре “Кәрван мирас” проект-концерты белән Каенлык авылы халкын, кунакларын бүләкли. Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын!

Фәрит Гыйбатдинов
Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*