tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең татар авылында милли мәдәният фестивале оештырганнар
Чувашиянең татар авылында милли мәдәният фестивале оештырганнар

Чувашиянең татар авылында милли мәдәният фестивале оештырганнар

Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшеге авыл җирлеге составына кергән Имәнкисәге татар авылында «Без бер агачның тармагы» милли мәдәният фестивале икенче тапкыр үткәрелде.

Программаның авторы — Кыр Бикшеге халык театры җитәкчесе Дания Сәлахова. «Без бер агачның тармагы» милли мәдәният фестивале проекты Чувашия Республикасының иҗтимагый оешмалар өчен бирелә торган субсидия хисабына оештырылган.

Милләтләр дуслыгы бәйрәме Чувашия Республикасының татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә үткәрелгән. Катнашучыларны сәхнәдән милли мәдәни автономиянең рәисе Хәйдәр Сафиуллин сәламләгән.

«Фестиваль күп жанрлы бәйрәм буларак үткәрелде. Биредә хореография, вокаль сәнгать тә, декоратив-гамәли сәнгать тә, музыка коралларында уйнау да, милли ризаклар да бар иде», дип билгеләп үтә оештыручылар.

Милли мәдәният фестивале — шушы җирлектә яшәгән төрле халыкларның традицияләрен, йолаларын торгызу, яшь талантларны күрсәтү. Фестиваль төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Бирегә Кыр Бикшеге авыл җирлеге составына кергән авылларда яшәүчеләр генә түгел, республиканың башка авылларында яшәүчеләр дә иҗатларын тәкъдим иткәннәр.

Катнашучылар һәм тамашачылар әлеге бәйрәмнең республика масштабында үткәрелүенә теләк белдергән.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*