tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанда “Без Тукайлы халык” исемле республика бәйрәме үткәреләчәк
Чувашстанда “Без Тукайлы халык” исемле республика бәйрәме үткәреләчәк

Чувашстанда “Без Тукайлы халык” исемле республика бәйрәме үткәреләчәк

26 нчы апрель көнне бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтә. Бу көн һәр ел Чувашстанда яшәүче татарлар өчен Тукай көне булып традициягә кертелгән. Шагыйрь мәңге халык йөрәгендә, халык күңелендә балкый. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Бу көнне Республикабызның мәктәпләрендә әлеге чара кысаларында шигърият бәйрәмнәре, Габдулла Тукайга багышланган сыйныфтан тыш чаралар, “Тел – тормыш чыганагы”, “Белем чишмәсе” (интеллектуаль уен), викториналар, Тукай дәресләре узачак.

Китапханәчеләр “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештыра, Габдулла Тукайның иҗаты һәм китаплары белән таныштыраалар. Башлангыч сыйныфлар өчен “Әкиятләр илендә”, “Могҗизалар кыры” , “Йолдызлы сәгать” кебек кызыклы күмәк уеннар үткәрәчәкләр.

«Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель – 133 ел» исеме астында стена газеталары чыгарылачак. Өлкән сыйныфларда укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын яктырткан презентацияләр әзерли. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирә. Мондый чараларда укучылар кызыксынып, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр.

Чувашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 26 нчы апрельдә үтүче бөтен чараларны бергә берләштереп, Габдулла Тукайның  тууына 133 ел тулу уңаеннан Республика күләмендә ”Без Тукайлы Халык” шигаре астында зур бәйрәм үткәрә.

Шушы чараларны үткәрүдә 380 укучы, егермегә якын укытучы, 30 га якын мәдәният хезмәткәрләре (барысы да мохтариятнең дипломнары белән бүләкләнә) һәм биш меңгә якын тамашачы катнашачак.

Тукай – халыкны туплаучы, саклаучы һәм яшәтүче көч. Шуңа күрә аны искә алу – турыдан-туры халыкның бурычы. Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде.

Фәрит Гыйбатдинов

Чувашстан татар

милли-мәдәни мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*