tatruen
Баш бит / Слайдер / Чүмбәлидә яңа комбайн
Чүмбәлидә яңа комбайн

Чүмбәлидә яңа комбайн

Әле күптән түгел генә кебек авыл халкы җирнең җылынуын һәм аның чәчүгә әзер булуын, сабан тургайлары җырын һәм крестьян эшенең башлануын көтә иде. Ә бүген иген басулары дулкынланып утыра, күбесе кырларда алтын башаклар тулган һәм аларны комбайннар урып-суктыра да, машиналарга төяп хуҗалыкларның ындыр табагына озата.

Аграрийларның авыр хезмәтендә төп ярдәмче – заманча техника һәм җиһазлар. Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы игенчеләре техник паркны яңартуга зур игътибар бирәләр, бу максатка хөкүмәт тарафыннан гамәлгә куелган төрле максатчан ярдәм чараларын да кулланалар. Аеруча төбәк аграрийлары “Росагролизинг” программасында актив катнаша. Бу проект берничә ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен яңа техника сатып алуга льготалы шартлар тәкъдим итә.

– Безнең район аграр хуҗалыклары һәр ел диярлек заманча техника һәм тагылма агрегатлар сатып ала. Мәсәлән, Пашат хуҗалыгы “БТЗ – 234” һәм “Беларусь – 82” тракторлары, пресс-подборщик, иген төяткеч сатып алдылар. Башкалар да бу юнәлештә актив эш алып бара. Берьюлы ике хуҗалык льготалы шартлар буенча комбайн паркын яңартты. Димәк, быел “Чернухинский” СПКсы һәм “Шиапов” КФХсы кырларында яңа заманча “Акрос” комбайннары иген җыя. Алар эштә үзләрен әйбәт күрсәтер дип көтәбез, ә аграрийларга мул уңыш алуларын телибез, – ди Кызыл Октябрь районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Диянов.
Узган атнада без Чүмбәлидә булып, КФХ җитәкчесе Рәшит Шиапов белән сөйләштек.
– Белгечләр башка төр иген комбайны сатып алырга да тәкъдим итте, тик мин “Акрос”ка өстенлек бирдем, чөнки хуҗалыкта тагы да ике шундый модель техника бар инде. Димәк, аларны запас частьләр белән тәэмин итү җиңелрәк булыр. Соңгысын “Росагролизинг” программасы кысаларында булдырдык һәм шушы ярдәм чарасы шартлары буенча комбайн алуга сарыф ителгән акчаның шактый өлеше кайтарылыр, – ди Рәшит Хайруллович.

Ике дистә ел дәвамында уңышлы эшчәнлек алып барган бу КФХ 1060 гектар җир били. Шушы мәйданда тулаем диярлек бөртекле культуралар үстерә һәм, хуҗалык җитәкчесе сүзе буенча, өч заманча комбайн уңышны аз югалтулар белән тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирер. Кыр эшләрендә уннан артык кеше катнаша, кызганычка каршы, аларның күбесе яктан алынган белгечләр. Менә яңа комбайн штурвалын да тәҗрибәле фермер күрше район механизаторына тапшырган.

Хуҗалык башка юнәлешләрдә дә максатчан программаларны уңышлы куллана. Мәсәлән, берничә ел элек алар ярдәмендә яңа заманча иген киптергеч комплексы төзеткән. “Авыл хуҗалыгы табыш бирәме?” – дигән сорауга Рәшит әфәнде болай ди: “Кырчылык һәрвакытта да табышлы шөгыль булып торды, хәзер дә җир эшкәртеп көн күрергә мөмкинлек бар. Әлбәттә, җир үзенә зур игътибар һәм ресурслар таләп итә. Иң мөһиме – бу юнәлештә барлык агрономик ысулларны кулланып эшчәнлек алып барырга кирәк, шул очракта гына мул уңышка өмет бар. Безнең кәсептә уңайлы һава шартлары да зур роль уйный, ләкин бу безгә түгел, бер Аллаһы ихтыярына бәйле. Аграрийлар арасында шундый сынамыш йөри: бер орлык ике башак бирсә, киләсе елга чәчәргә мөмкинлек бар. Бер бөртек чәчеп, өч башак алсак, бераз табыш булыр, ә инде дүрт башак үссә, ел мул уңышлы булды дип санала. Бу исәпләү ысулы буенча, быел бер бөртек өч башактан артык уңыш бирер дип беләм. Ләкин барысы да Аллаһы кулында. Уҗым басулары да әйбәт өлгерә, аларның һәр гектарыннан уртача 40 центнер уңыш алырбыз дип уйлыйм. Ә узган елда алар начар кышлады, өсләренә сабан культуралары чәчәргә туры килде, – ди язма герое.

Берничә ел КФХда No-till ысулын да сынап карыйлар. Бу технологияне кулланган кырларда дым аз, нәтиҗәдә, уңыш та начар була. Быел, совет чорындагыча, кырларга сусыз аммиак сибеп калдырырга планлаштыралар. Хуҗалык җитәкчесе сүзе буенча, каты ашламаларга караганда, аның уңай яклары күбрәк һәм бу ысул бүгенге игенчелектә үз урынын табарга тиеш.

Ринат СӨННӘТОВ 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*