tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чыңгыз Айтматовның татар анасын зурлау…
Чыңгыз Айтматовның татар анасын зурлау…

Чыңгыз Айтматовның татар анасын зурлау…

Бу көннәрдә күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиеваның тууына 110 ел тула. Билгеле булганча, Нәгыймә Айтматова – милләте буенча татар, аның әтисе Хәмзә Габделвәлиев хәзерге Татарстанның Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туып-үскән, аннан сәүдә эшләре буенча Урта Азиягә юл тоткан. Ул үзенең туганнары белән хәзерге Кыргызстанның Каракол (Пржевальск) каласында төпләнеп кала, анда зур сәүдәгәр-купец, абруйлы ил атасы булып таныла. Менә шушы бай, милли һәм дини гаиләдә татар кызы Нәгыймә туып-үсә, шушы калада мәдрәсә һәм гимназия тәмамлый, бәхетле балачак кичерә. Нәгыймә Габделвәлиеваның яшьлек еллары инкыйлаб чорына туры килә, атасының бар байлыгын яңа хакимият тартып ала, бай кызын бер җиргә дә укырга алмыйлар. Нәгыймә комсомолга керә, совет оешмаларында эшли башлый, шунда булачак ире Түрәкул Айтматов белән таныша, кыргызларның партия лидеры белән тормыш кора. Әмма бәхетле тормыш озак дәвам итми, шәхес культы елларында Түрәкул Айтматов кулга алына һәм атып үтерелә. Нәгыймә Айтматова дүрт баласын иренең илендә бик зур авырлыклар белән үстерә һәм аякка бастыра, ул балаларның олысы – Чыңгыз Айтматов соңыннан дөньякүләм билгеле язучы булып таныла. Татар анасы Нәгыймә Айтматова барлык балаларына да югары белем бирә, алар академик-профессор дәрәҗәләренә ирешәләр, Кыргызстан Республикасының үсешенә зур өлеш кертәләр.

Нәгыймә Айтматованың юбилей тантанасы Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә булып үтте, аны мәмләкәтнең “Туган тел” татар-башкорт оешмасы һәм “Әни” дип аталган кыргыз хәйрия фонды уздырды. Солтанатлы бу чарада Нәгыймә Айтматованың балалары, оныклары, туганнары катнашты, Татарстаннан һәм Әзербайҗаннан махсус килгән кунаклар чыгыш ясады, кыргыз зыялылары үз фикерләрен әйтте. Татарстаннан бу тантанага Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин килгән иде,алар Нәгыймә апаның балалары Илгиз һәм Роза Айтматовларга Казаннан алып килгән бүләкләрен тапшырдылар, сәламнәрен һәм тәбрикләүләрен җиткерделәр. Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең чыгышында бирегә Нәгыймә апа турында китап язу максаты белән килүләрен әйтте, аның нәсел шәҗәрәсе һәм Мәчкәрә авылы буенча махсус әзерләп алып килгән фотоальбомны экранда күрсәтте, туган якларында Габделвәлиев-Үтәмешевләр-Айтматовлар нәселен онытмаулары турында әйтте.

Юбилей тантанасында Нәгыймә апаның улы, академик Илгиз Айтматов, кызы, галимә Роза Айтматова, туганы, абыйсының улы, “Хамза из Мачкары, дед Чингиза” китабы авторы Ринат Габделвәлиев та чыгыш ясадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кыргыз университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, танылган режиссер Булат Шәмшиев, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, медицина фәннәре кандидаты Суфия Байзакова, Әзербайҗан вәкиле профессор Себахетдин Балчы, “Әни” оешмасы җитәкчелеге һәм башкалар үзләренең чыгышларында Кыргызстан татарларының тарихына, аларның ил үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирделәр, Нәгыймә Айтматованы шуларның иң күренекле вәкиле, дип билгеләп үттеләр. Соңыннан кыргыз һәм татар сәнгатькәрләре килгән кунакларга милли концерт күрсәтте, юбилей тантанасы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин Бишкәктә Нәгыймә Айтматованың балалары һәм туганнары белән аерым да очраштылар, аларда булган архив матераиллары белән таныштылар. Алар шулай ук Нәгыймә апаның һәм Чыңгыз Айтматовның каберләре янында булып, рухлары өчен дога кылдылар. Чыңгыз Айтматов күмелгән “Ата-Бейит” (“Аталар кабере”) мемориаль комплексында шәхес культы корбаннары, шул исәптән, Чыңгыз Айтматовның атасы Түрәкул да җирләнгән, уртак каберлектә дүрт татар кешесе дә барлыгы билгеле булды. Татарстаннан килгән язучылар шулай ук мәчетләрдә һәм музейларда булдылар, халыкның узган тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштылар, милләтттәшләребез, эшмәкәрләр Рафаил һәм Рамил Хафизовлар салдырган татар мәчетенә һәм алар алып барган эшчәнлеккә зур бәя бирделәр. Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдуллин исә Кыргыз дәүләт университетында уздырылган кыргыз шагыйре Аалы Токомбаевның 110 еллык юбилей конференциясендә дә чыгыш ясады, ике төрки милләт арасында гасырлар буе барган милли һәм мәдәни багланышларга зур бәя бирде.

Татарстан кунаклары үзләренең сәфәрләрен Нәгыймә апаның туган якларында – Кыргызстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан Каракол каласында дәвам иттеләр. Бу тарихи сәфәрдә аларны Нәгыймә Айтматованың оныгы, үзе дә дүрт китап авторы Әсән Әхмәтов озатып йөрде, шулай ук галимә-тарихчы, “Кыргызстан татарлары” темасына докторлык диссертациясе өстендә эшләүче Әнисә Бикбулатова да булды. Караколда меңгә якын татар яши икән, ә Ыссык-Күл өлкәсендә алар ун меңләп. Каракол татарларының “Татулык” дип аталган оешмалары бар, алар ел саен биредә Сабантуйлар уздыралар, туган телгә өйрәнү түгәрәкләре эшли, 1883 елны шәһәрдә татарлар салдырган мәчетне дә бүгенге татарлар үз кулларында тота, шулай ук аерым татар зираты да бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Караколда узган гасырларда ук бирегә күчеп килгән Кукмара татарларның нәсел дәвамчылары яши, алар арасында Габделвәлиевлар да бар, әмма алар Хәмзә бабайны да, Нәгыймә апаларын да инде хәтерләмиләр. “Татулык” оешмасында уздырылган очрашуда тарихыбызны барлау һәм саклау мәсьәләсе күтәрелде, шәһәр музеенда татар тарихына багышланган бүлмә булдырырга кирәклеге әйтелде, Нәгыймә Айтматованың 110 еллыгын музей белән бергәләп уздырырга тәкъдим ителде.

Тарихчы Фәүзия Бәйрәмова бу сүзләрне Каракол шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музеенда да кабатлады. Узган гасыр башында 102 Каракол купецының 78 е татарлар булган, үзләренең байлыклары, завод-фабрикалары белән шәһәрне алар тоткан. Кызганычка каршы, шәһәр музеенда татарлар турында берни юк, үзләре дә, сүзләре дә юк, шул ук вакытта кыргыз һәм урысларга аерым заллар бирелгән. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова “Татулык” оешмасы җитәкчесе Рәшит Насыйбуллинга бу ялгышны кичекмәстән төзәтергә тәкъдим итте, музейга милләтебезнең иң матур өлгеләрен китереп куярга кушты, музейда шулай ук Нәгыймә Айтматова белән бәйле экспонатлар булырга тиешлеген дә әйтте.

Каракол шәһәрендә Нәгыймә Айтматова исемендәге урам бар, аны йөз еллыгына кушкан булганнар. Әмма әтисе Хәмзә Габделвәлиевлар белән бәйле биналар инде юк ителгән, татар байларының сәүдә рәтләре бетерелгән, соңгы биналар да үзгәртеп корылган. Караколның бүгенге татар байлары исә шәһәрнең башка урыннарында күтәрелеп чыгалар, алар балык, ит, умартачылык, су-соклар җитештерү сәүдәсен үз кулларында тоталар. Шундый булдыклы эшмәкәрләрдән Мәрхәбә Шәфигуллина, Фәрхәд Мәхмүтов, Әсгат Галиев, Рәшит Насыйбуллин һәм аның улларын әйтергә була, бу татарлар бүген шәһәрнең меңнән артык кешесенә эш бирәләр, бөтен өлкә халкын ашлы итәләр…

Бүгенге көндә Кыргызстанда илле меңгә якын татар бар, аларның күпчелеге – 80 проценты шәһәрдә яши һәм яхшы урыннарда эшли. Югары белем алу буенча татарлар республикадагы бөтен милләтләр арасында беренче урында торалар. Татарлар арасында А.Измайлов, К.Нигъмәтуллин, Р.Муксинов, М.Муксинов, А.Абдрахманова, А.Усманова, Т.Әюпов, Р.Тухватшин. В.Насыров, С.Байзакова, М.Әминова кебек танылган галимнәр, И.Ешмухамедов, А.Мухитдинов, З.Хәбибуллин, С.Мурсалимов, Э.Латыпов кебек зыялылар бар. Кыргызстанда менә инде 25 ел буе “Туган тел” дип аталган татар-башкорт мәдәният үзәге эшләп килә, аны 1998 елдан бирле Гөлсинә ханым Үлмәскулова җитәкли, бу оешманы чын мәгънәсендә татарларның министрлыгы, дип әйтергә була. “Туган тел” оешмасы каршында татар табибларының, татар мөгаллимнәренең, татар эшмәкәрләренең төркемнәре барлыкка килгән, үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәм милли ансамбльләр эшләп тора. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары, язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин “Туган тел” оешмасында милләттәшләребез белән “Түгәрәк өстәл” утырышы уздырдылар, алда торган максатларны билгеләделәр, алга таба тарихыбызга да зур игътибар бирергә кирәклеген әйттеләр. Кыргызстанда гасырлар буе яшәгән һәм аның төп халкына әйләнгән татарлар турында фәнни хезмәтләр дә, әдәби китаплар да язар вакыт җитте. Бөтен кешелек дөньясына Чыңгыз Айтматов кебек талант иясен биргән Татар Анасы Нәгыймә Айтматова-Габделвалиева исә әдәби әсәрләргә дә, тарихи хезмәтләргә дә, документаль фильмнарга да лаек, һәм моны татар халкы, Татарстан үзе эшләргә тиеш – Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдуллин Кыргызстаннан әнә шундый фикер белән кайттылар.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.
2014 ел, 25 ноябрь.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*