tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Д.Санникова: «Татар ашларының төп үзенчәлеге – рецептларны саклау һәм буыннан-буынга тапшыру»
Д.Санникова: «Татар ашларының төп үзенчәлеге – рецептларны саклау һәм буыннан-буынга тапшыру»

Д.Санникова: «Татар ашларының төп үзенчәлеге – рецептларны саклау һәм буыннан-буынга тапшыру»

Казанда «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты старт алды. Тапшыру кунаклары традицион татар ризыкларын әзерли һәм гаилә рецептлары белән уртаклаша. Кыстыбый әзерләү серләре белән Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова уртаклашты.

Татар халкының кулинар сәнгате борынгы заманнардан бирле бай милли традицияләр белән дан тоткан. «Татар ашлары уникаль, мондый ризыкларны бүтән беркайда да очратмассың – бездә ит, бәрәңге ризыкларының бай ассортименты һәм, әлбәттә, тәме һәм формалары буенча кабатланмас баллы тәм-томнар бар, – дип сөйләде Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. – Әмма татар ашларының төп үзенчәлеге – ул рецептларны саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру».

«Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты авторы, Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов белдергәнчә, кагыйдә буларак, кунаклар балачакта яратып ашаган ризыкларның рецептлары белән уртаклаша. «Катлаулы рецептлар бар, гади рецептлар бар, безнең төп максат – ризыкны әниләр, әбиләр, карт әбиләр өйрәтеп калдырган уникаль рецептура буенча әзерләү», – диде Гаязов.

Төп атрибут – традицион татар утын миче. Чакырылган кунаклар ризыкларны шунда әзерли.

Дарья Санникова әнисе рецепты буенча кыстыбый әзерләгән. «Бу безнең гаиләдә яраткан ризык. Гомумән, кыстыбыйның якынча 50ләп төре бар, әмма без 3не генә әзерләячәкбез. Мин үз мисалымда татар ашлары ризыкларының катлаулы әзерләнмәвен, аларны ярату хисен кушып пешерү мөһим булуын күрсәтергә телим», – дип сөйләде Д.Санникова.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*