tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: “Казандагы Иске Татар бистәсе һәм Томсктагы Татар бистәсе туристлык максатларында өйрәнелергә тиеш”
Дамир Исхаков: “Казандагы Иске Татар бистәсе һәм Томсктагы Татар бистәсе туристлык максатларында өйрәнелергә тиеш”

Дамир Исхаков: “Казандагы Иске Татар бистәсе һәм Томсктагы Татар бистәсе туристлык максатларында өйрәнелергә тиеш”

Бүген Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы катнашучылары форумның төп мәйданчыгына  – Томск өлкәсенең Абытай авылына җыелдылар. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 200 гә якын кеше катнашачак.

Форум секцияләренең берсе – “Татар шәһәр бистәсе – урбанизация һәм глобализация чорында татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп чыганагы. Үткәне, бүгенгесе, яңарыш һәм үсеш перспективалары”. Әлеге секцияне тарихчы Дамир Исхаков башлап җибәрде. “Себер татарлары өчен Томск шәһәре мөһим үзәк булган. Резолюция проектында туган якны өйрәнүчеләр исеменнән өч премия булдыру турында карар тәкъдим ителде. 3 премиянең берсе яшьләр, мәктәп укучылары өчен. Казандагы Иске Татар бистәсе һәм Томсктагы Татар бистәсе туристлык максатларында өйрәнелергә тиеш. Хәтта күп кенә делегатлар да чиркәүләрне истәлекле урын сыйфатында күрсәтүләренә канәгать түгел. Әмма Казанда да шул ук хәл күзәтелә. Биредә турист әлеге конкрет урын белән бәйле берәр уникаль урынны карарга тели. Бу хакта һәм башка бик күп нәрсәләр турында бүген без бу секциядә сөйләшәчәкбез”, – диде галим.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының быелгы темасы: “Татар бистәсе — татар милләтен күтәрүнең һәм чәчәк атуның мөһим факторы. Татар торак пунктларының үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары”.

Эш программасында — Томск шәһәренең Татар бистәсенә һәм Томск өлкәсенең татар авылына бару, Томск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә очрашу, татар үзешчәннәре концерты, татар мәктәбе коллективы белән очрашу, музейга бару, җирле хакимият һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*