enrutat
Баш бит / Дамир Исхаков: «Кубик-рубик җыйган сыман, милләтләрне ничек кирәк, шулай исәпләячәкләр»
Дамир Исхаков: «Кубик-рубик җыйган сыман, милләтләрне ничек кирәк, шулай исәпләячәкләр»

Дамир Исхаков: «Кубик-рубик җыйган сыман, милләтләрне ничек кирәк, шулай исәпләячәкләр»

Халык санын исәпкә алу һәр ун ел саен уздырыла. Аның чираттагысы быел 1-31 октябрьдә үтәр дип көтелә. Җанисәп – дәүләт акциясе булып тоелса да, милләтебезне, Россиядә үз урыныбызны саклап калуда зур мәгънәгә ия чара. Халык санын алу уңаеннан тарихчы, этнолог Дамир Исхаковның фикерләре белән кызыксындык.

«Башны бутый»

– Татарларның демографиясен өйрәнгән тарихчы буларак, иң беренче җан­исәпләр хакында да яхшы беләсез. Халык санын алу кайчаннан бирле үткәрелә?

– Хәзерге тарихи Россия җирләрендә беренче җан­исәпне Алтын Урда барлыкка килгәч монголлар керткән. Хәер, аңа кадәр, монгол империясе оешкач, дисәк тә дөрес булыр. Халык санын исәпкә алуда ул вакытта Кытай тәҗрибәсен кулланганнар. Болгарлар һәм руслар халык санын исәпкә алуның нәрсә икәнен дә белмәгән әле ул чакта. Россиядә XVI-XVII гасырга караган документларны туплаган «Писцовая переписная книга» дигән китап сакланган. Дөрес, ул, беренче чиратта, ясак җыю өчен эшләнгән булган. 18нче йөздән

системалы рәвештә халык санын исәпкә ала башлаганнар. 20 елга бер башкарылган бу исәпнең нәтиҗәләре ревизия материалларында саклана. Ландрат кенәгәләреннән дә мәгълүмат алырга була. Алары да салым җыю өчен эшләнгән була. XVIII гасырдагы халыкны исәпкә алуда сословие төркемнәре исәпкә алынган. Әйтик, татарлар арасында сәүдәгәрләр, мещаннар, хәтта «чемоданные татары» дигән төшенчәне очратырга була.

Хәзерге методика буенча, Россиядә беренче җан­исәп 1897 елны була. Ул Европа нормаларына таянып эшләнә. Ул чакта Европада милләтне тел аркылы билгеләгәннәр. Милләтне кешенең нинди телдә сөйләшүенә карап язганнар. 1897 елгы халык санын исәпкә алу буенча Уфа губернасында башкортлар саны күп күренә. Бездә, мәсәлән, Минзәлә сөйләме башкортларныкына охшаш бит, шуның кебек башкорт сословиесендәге халыкның теле дә ике арада асылынып калгач, башкорт булып киткән. Совет чорында беренче җанисәп 1920 елда булган. Гражданнар сугышына туры килеп, ул бөтен территорияне колачлый алмый. 1926 елда иң яхшы, төгәл җанисәп­ләрнең берсе үткәрелгән. Ә менә 1937 елгысын Сталин дөрес түгел, дип таныганы билгеле. Кеше саны азрак килеп чыккан анда, үтерелгән, атылган кешеләр санын яшереп калу өчен, 1939 елда җан­исәпне кабат уздырганнар. Совет чорында соңгы җанисәп 1989 елда уздырыла. Аннары һәр ун ел саен үткәрелә башлый.

– Җанисәп кәгазь­ләрендә татарлар өчен аерым код булдырылмаган. Этник төркемнәргә бүленү белән бәйле проблемалар килеп туарга мөмкиндер?

– Аерым код юк. Бүленеш проблемасы бар. Башны бутый торган нәрсә – кешегә бер юлы берничә милләтне сайлау мөмкинлеге бирелә. Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишковның теориясе дә шуннан гыйбарәт. Ул зур бер халык эчендә берничә төркем бар, милләт үзгәрә торган төшенчә, кеше тегендә дә, монда да керә ала дип саный. Аннары халык санын исәпкә алганда, кубик-рубик җыйган сыман, милләтләрне ничек кирәк, шулай исәп­ләячәкләр. 2002 елда татарны 45 кисәккә бүлергә тырыштылар. Бу реаль нәрсә булмады. Дөрес, татарның 1 проценты башка исем астында язылды. Үзен Себер татары, Әстерхан татары дип яздыручылар булды. Керәшеннәр саны хәтта 35 меңгә җитте. Дөрес, аларны бер түбә астына җыярга рөхсәт ителде. Әмма аларны барыбер турыдан-туры татар, дип булмый.

БЕР нечкәлек

– Узган җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар – икенче урында. Татарлар саны кыскармасын өчен нишләргә?

– Россиядәге гомуми тенденцияне исәпкә алыр­га кирәк. Демографиягә килгәндә, туучылар саны аз. Үлүчеләр күп. Табигый үсеш тискәре. Быелгы җанисәп вакытында халык саны якынча 5 миллионга кимергә мөмкин дип көтелә. 2002 елда татарлар Урта Азиядән күченеп кайткан мигрантлар хисабына да артты. Ул агым хәзер бетте. Бүген дә читтән килүчеләр күп анысы, тик татарлар аз.

– Узган җанисәптә татар-башкорт мәсьәләсе шактый дискуссия уяткан иде.

– Әйе, татарның бер өлеше башкорт дип язылды. Моны фән дә, татарларны бик өнәп бетермәгән Валерий Тишков үзе дә таныды. Минем уйлавымча, узган җанисәпләрдә 200-250 мең татар башкорт дип яздырылды. Бер нечкәлек бар – Башкортстанда татар белән башкортны күп очракта аерып булмый. 1986 елда уздырылган социологик тикшерүдә катнаштым. Башкортларның өчтән бере татарлар белән уртак никахта яши. Аларны аерып булмый, тән береккән. Бу юлы да начар демография белән беррәттән мондый куркыныч бар. Кеше милләтен ничек яздыруы беренче чиратта үзеннән тора.

– Быелгы җанисәпнең нәтиҗәләре ничек булыр, дип фаразлыйсыз?

– Традицион рәвештә икенче урында торабыз. Бу – демография өчен генә түгел, Россиядә үзебезнең урынны билгели торган бик әһәмиятле сан да. Татарның бу дәүләттә үз урыны бар, дип аяк терәп әйтә алабыз. Өченче урынга төшеп китсәк, бу урынны башка халык алырга мөмкин.

– Андый куркыныч бармы?

– Донбасстагы конфликт вакытында ярым украин, ярым рус бу якка күчте, Кырым ярымутравында ярты миллион украин калды. Аларны барысын бергә санаган вакытта, чынлыкта Россиядә украиннар саны татарлардан ким түгел. Бәлки алар украин дип язылмас та. Әмма уйланыр­га җирлек бар.

Этажлы милләт

– Узган җанисәп вакытында үзен марсиан дип яздырулар да булган, диделәр.

– Татарлар арасында марсианнар булыр дип уйламыйм. Ә менә болгарлар очрарга мөмкин. Узган исәптә 700ләп кеше үзен «болгар» дип яздырды. Нәтиҗәдә, аларны болгарга (болгарин) кушып куйганнар булса кирәк, әнә шулай кайберәүләр, үзләре дә аңламыйча, чит милләтне арттыруга хезмәт итте.

– Туган тел мәсьәләсе дә җанисәп кәгазьләрендә катлаулы формула буенча бирелә.

– Шулай. Элек җанисәп кәгазьләрендә сезнең милләтегез һәм туган телегез дигән төгәл ике сорау бар иде. Хәзер – катлаулы. Милләт дигән графада берничә этник төркемне күрсәтергә була. Кыскасы, берничә этаждан торган милләт килеп чыга. Башта рус телен беләсезме, тагын нинди телләр беләсез, аннары гына туган телең нинди, дип сорыйлар. Бигрәк тә катнаш никах белән яшәүчеләр, «өченче этаж»га килеп җиткәнче, туган телне онытырга мөмкин. Аннары туган тел – ана теле генә дип уйлау да дөрес түгел. Аналарның күбесенең теле руслашкан. Кыскасы, туган тел ул – син, мин сөйләшкән генә түгел, бөтен милләт, борынгы бабаларыбыз, күршеләребез сөйләшкән тел. Халыкның, милләтнең аралашу теле булмаса – кешенең теле булмый.

– Ассимиляциядән ничек котылып була?

– 20нче йөз башына кадәр татарларда катнаш никахлар бөтенләй булмаган диярлек. Дөрес, Уфа ягында татар-башкорт гаиләләре очраган. Әмма монда башка халык белән кушылу турында сүз бармый. Катнаш никахларның таралуы совет чорына карый. Ике милләт кушыла икән, гадәттә, сан ягыннан күбрәк булганы ота. Руслар безне эретә булып чыга. Ассимиляциягә дин киртә була ала. Дин буенча, мөселман кешесе башка дин кешесенә өйләнсә дә, хатын-кыз кияүгә чыга алмый. Элек дин милләтне тотып торган бер кыса булган.

– Статистика буенча, халыкның өч проценты җанисәптә катнашмый…

– Зуррак шәһәрләрдә җанисәптә катнашмау­чылар саны 5 процентка җитә дип уйлыйм. Кеше ишек ачмый, курка. Ә шәһәрләрдә яшәүче татарлар шактый. Дөрес, бу кешеләр югалмый. Алар турында мәгълүматны полициядән алырга була. Әмма хокук органнары милләт һәм тел турында мәгълүмат бирә алмый. Кайбер төбәкләрдә җанисәптә катнашмаган өчен штраф каралган. Чөнки халык санын алу дәүләт эшләрен планлаштыру өчен кирәк. Бәлки быел яңа технология­ләр кулланылгач, чынлап та электрон формада катнашучылар саны артыр. Күбрәк кешене теркәргә мөмкин булыр. Әмма бу милләтебезнең санын арттыруга уңай йогынты ясар, дип әйтеп булмый.

– Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә җанисәп алдыннан нинди киңәшләр әйтер идегез?

– Җанисәптә катнашыйк. Милләтебезне, туган телебезне төгәл күрсәтик. Өйдә бәлки кеше русча сөйләшәдер, ә туган теле ул – әби-бабайлары милләте сөйләшкән татар теле булырга мөмкин. Җанисәп нәтиҗәләренә карап, милли мәгариф өлкәсенә игътибар биреләчәк, дәреслекләр күләме билгеләнәчәк. Җан­исәп – безнең киләчәкне билгели торган чара.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*