tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Йосыпов балачагында “Чаян” журналын укып үскәнен сөйләде
Дамир Йосыпов балачагында “Чаян” журналын укып үскәнен сөйләде

Дамир Йосыпов балачагында “Чаян” журналын укып үскәнен сөйләде

Россия Герое, гражданнар авициясе пилоты Дамир Йосыпов әти-әнисенең “Чаян” журналын алдыруын әйтте. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Милләт җыенында сөйләде.

Дамир Йосыпов татар булу – халкың белән эләмтә булдыру ул, дигән фикердә. “Хәтерлим, әти-әнием “Чаян” журналын яздыра, радиодан татар җырлары тыңлый иде. Татар халкының улы булуым белән горурланам. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, шуны әйтә алам: татарлар бар җирдә дә бар, яши, тырыша. Барыгызга исәнлек-саулык телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк”, – диде ул.

Зилә Мөбарәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*