tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салихов Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрү телне саклау өчен әһәмиятле дип саный
Данил Салихов Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрү телне саклау өчен әһәмиятле дип саный

Данил Салихов Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрү телне саклау өчен әһәмиятле дип саный

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов фикеренчә, Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрүнең әһәмияте телне саклауга кайтып кала. Бу хакта ул Уфада “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Без тел, тел дибез. Россиянең уртасында урнашкан татар миләте үзе генә әллә нәрсә кыра алмый, шуңа күрә башкорт та, чуваш та, мари да көрәшергә тиеш. Һәр милләт үз телен сакларга, якларга тырышырга тиеш”, – дип белдерде Данил Салихов.

“Россия Конституциясенә каршы килмичә, “әйдәгез, Россия Конституциясе буенча яшибез” дияргә. Һәр милләткә дә үз телендә сөйләшү иреге законда каралган. Әгәр шушыны аңлата алабыз икән… Монда җыелуның сәбәбе дә бергә кушылу, эшләрне бергә алып бару”, – ди ул.

Данил Салихов башкортлар һәм татарлар арасында якынлык элек-электән килгәнен искәртте. “Акмуллалар заманына ук ерак китмим инде, якынрак килеп, Гариф Ахуновлар вакытын алсак та, аралашу бик көчле иде бит. Ниндидер милләтләр арасында ыгы-зыгы чыгару халыкка кирәкми. Без үзебезнең язган әсәрләребез белән халыкны тәрбияләргә тиеш”, – диде.

“Тукайның һәйкәле ачылу безне якынайта. Безнең Мостай Кәрим урамы ачылуы тагын да ныгытып куя торган күренеш”, – дип белдерде Язучылар берлеге рәисе.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*