enrutat
Баш бит / Данил Сәфәров: «Матбугат хәзер мессенджерларга күчте»
Данил Сәфәров: «Матбугат хәзер мессенджерларга күчте»

Данил Сәфәров: «Матбугат хәзер мессенджерларга күчте»

Башта басма матбугат популяр иде. Аннары аларның сайтлары ачылды. Аннары – социаль челтәрләр. Хәзер ватсап һәм телеграм кебек «кесә» мессенджерлары. Татар укучысына бүген мәгълүмат нинди юллар аша барып җитә? Интернетчы, журналист, медиабелгеч һәм бизнесмен Данил Сәфәров белән әнә шул турыда сөйләшеп алдык.

Журналистка мөнбәр кирәк

– Данил, синең интернет дөньясына кереп китүең, шунда хәтта ки акча эшли башлавың сәеррәк тә кебек. Син бит «технарь» да, «айтишник» та түгел.

– Әйе, мин – гуманитар өлкә кешесе, үземне «медийщик», дип атыйм. Саннар, программалар белән эшләү авыр бирелә. Ничек башланып киттеме? Заманында без «Кәеф ничек?» дигән газета чыгардык. Аннан үз теләгем белән, арып киттем. Бераздан үземнең мөнбәрсез калуымны сиздем. Андый мөнбәр һәр журналистта булырга тиештер. Һәм шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен «Матбугат.ру» сайтын ясарга булдым. Ул вакытта акча эшләү турында да, ниндидер зур проект булдыру турында да уйланмадым, билгеле. Газета-журналларның сайтлары йә юк, йә начар хәлдә иде. Баш мөхәррирләр белән килешеп, алардан хуплау табып, бүгенге көнгә кадәр алып барган проектым әнә шулай барлыкка килде.

– Әлбәттә, мөнбәр кирәк булган очракта, бүген инде син башка платформа сайлар идең – инстаграм, телеграм

– Әйе, ул чакта әле бу ресурсларның берсе дә юк иде шул. Хәзер, чыннан да, үзеңнең сайтыңны булдыру актуаль дә түгелдер. Бәлки. Мөнбәр эзләү мәгънәсендә әйтүем. Мөмкинлекләр хәзер күбрәк. Бүген ниндидер шәхси проект башларга җыенасың икән, иң беренче булып инстаграмга теркәлергә кирәк. Хәзерге вакытта ул иң актив, үсештә булган платформа. «Живой журнал»га кереп, блог ясамыйсың ич инде, шулай бит? Гәрчә, әле анда да эшләрен дәвам итүчеләр бар. Ә бит блог алып бару традициясе нәкъ менә шуннан чыккан ул. Татарлар арасында гына «ЖЖ» әллә ни популярлык казана алмады.

– «Матбугат.ру» проектын 2008 елда башладың. Ниндидер хыяллар белән янып эшкә керештең? Бизнес-планың ниндирәк иде?

– Бар да үз җае белән акрын гына эшләнде. Чыгымнарны кайчан каплар, бәясен кайчан аклар, дип уйланмадым. Бизнес-планнар төзегән булсам, саный-саный эшләсәм, бәлки бер нәрсә чыкмас та иде. Иҗади эштә ниндидер бизнес-планнар белән эшләү авыррак. Унбер ел эшләү чорында үзебез дә әллә ничә проект ачтык, әллә ничәсен ябарга да өлгердек.

– Без еш кына «милләт» дия-дия, акча турында уйламыйбыз да шикелле?

– Акча турында да уйларга кирәк. Безнең җәмгыятьтә шунысы да бар бит: акча эшләү ниндидер начар, гаеп эш санала. Кеше сиңа нидер эшли, син аннан: «Күпме тиешмен?» – дип сорыйсың, ә ул югалып кала, бәясен әйтә алмыйча кызарып-бүртенеп бетә. Алай булырга тиеш түгел! Акчага мөмкинлек дип карарга кирәк. Әйтик, ун мең керде икән, аны ашауга да тотып була, ниндидер яңа проект булдырырга да мөмкин.

– Бәлки без акча эшли белмибездер?

– Әлбәттә, татар кешесенә, татар телендә акча эшләүне чикләп торучы факторлар да бар. Әйтик, Римзил Вәлиев еш кына татар яшьләрен Ютубта каналлар алып бармауда гаепли. Ә бит татар ютуберлары өчен шартлары бик чикле. Бик шәп продукт эшләсәң дә, сине Ютуб агрегаторлары рекомендациягә тәкъдим итми. Димәк, акча эшләү мөмкинлеге бөтенләй юк диярлек. Рус телле контент белән татар телле контентны карасак, русчасы «Мерседес»ка утырган, ә татар теллесе трактор белән басып тора. Шунда безгә: «Әйдә, узышыгыз, кайсыгыз беренче киләчәк?» – диләр. Кайсысы беренче киләчәге аңлашыла. Ә, гомумән алганда, шул ук татар телле Ютубта миллион караулар җыйган роликларны күргәнем юк әле минем. Җырлардан кала. Татарлар саны җиде миллионнан артык дип сөйләсәк тә. Реклама бирүчеләр дә татар телле ресурсларны сайламый. Киңрәк аудиториягә тел белән генә чыгып булмый, шуңа ниндидер җүләрлек уйлап табарга кирәк. Әйтик, заманында «Фәрхәт һәм Фәрхәд» исемле блогерларның роликлары шактый карау җыйды. «Я ничего не понял, но прикольно», – дип язалар иде комментарийларда. Шуннан аңлашыла инде.

Шоу-бизнесны катлауландырырга кирәкми

 Матбугат үзен-үзе ашата дидең, ә сине ашата алмый, димәк?

– Әгәр дә «Матбугат.ру» белән генә утырсам, юк, ашата алмас иде. Шуңа да башка проектлар белән дә шөгыльләнәбез, безне кечкенә генә холдинг дип әйтсәң дә була. Рус телле проектларыбыз да бар, сайтлар ясыйбыз, аларны алып барабыз. Командада дүрт-биш кеше. Төрле платформаларга керәбез. Алар төрле, жанрлары, аудиторияләре үзгә. Әмма барыбер беренче урында – эчтәлек. Контент – беренчел. Ә платформалар – корал гына. Инстаграмда алтмыш биш меңнән артык язылучыбыз бар, анда үзенә күрә бер «тусовка» барлыкка килде. Шунысы кызык, аудитория: «Кем алып бара бу аккаунтны?» – дип сорагач, Данил Сәфәровны күрсәтәсең, әмма алар Данил Сәфәров аккаунтына күчми, язылмый, «Матбугат.ру»дан чыкмый. Араларында сайтыбызны укучылар да бик күп түгелдер.

Интернетка хәзер минем әниләр яшендәге кешеләр керде. Алар элек кәгазьдә бастырылган газета-журналлар укый иде. Алар бит «Матбугат», «Интертат», «Идел» сайтларын укыган кешеләр түгел. Берзаман уллары-кызлары аларга ватсапта язышыр, оныкыларының фотолары белән уртаклашу өчен телефон-планшетлар алып бирде. Һәм менә шул кешеләр хәзер инстаграмда да утыра. Үзләре фото да куймаска мөмкин, әмма башкаларны карап, күзәтеп баралар. Акрынлап технологик мөмкинлекләрне куллана да башладылар. Әйтик, минем әни хәзер трамвайның килү вакытын смартфоннан гына карый да, килер вакыты җиткәч, саубуллашып чыгып китә. Табигый ки, инстаграмнардан башка сайтларга да чыга һәм укый башладылар.

– Журналист җитештергән «продукция» – ул аның иҗат җимеше. Сайтыгызда, социаль челтәрләрдә кайсы продукциягез яхшы укыла?

– Бездә дә, сездә дә, башкаларда да, беренче чиратта, шоу-бизнес укыла. Фаҗигаләр, язмышлар, ир-хатын темасы әйбәт кабул ителә. Дини тема белән кызыксыну зур. Иң укылмый торганнары – спорт. Аннан соң үзенә кагылмый торган яки әлегә кагылмаган булса, социаль темалар күләгәдә кала. Сәяси, икътисадый темаларга кызыксыну юк. Минемчә, укучы бу темаларны рус матбугатыннан ала кебек.

Безне вакыты-вакыты белән башкаларның материалларын урлап бастыруда гаеплиләр. Бернинди урлау юк, югыйсә. Күпчелек партнерларыбыз материаллары бездә чыксын өчен акча түли, үзләрен безнең аша таныта. Әлбәттә, аларның үзләренә кызык булмаса, яки кирәкмәсә, алар акча түгеп тормаслар иде.

– Син – үзең дә журналист, журналистлар берлегенең алдынгы вәкиле, язасың да, телевидениедә дә эшлисең. Социаль актив кеше буларак, син әйткән популяр темаларга өстенлек бирелүенә үз карашың бардыр.

– Дөресен әйтәм, шоу-бизнестан туйдым. Гарык, дип тә әйтергә була. Икенче яктан аңлыйм, трафик, акча китерүче дә – шул өлкә. Казанда гына да көн саен диярлек концерт, тамаша. Халык анда йөри. Димәк, татар дөньясында бүген икътисадый яктан караганда иң табышлы өлкә – шоу-бизнес. Яратасыңмы, юкмы, дөресе шул. Мин туйганга гына, ул үз эшен туктатмаячак. Җырчы, артист булуның никадәр зур хезмәт булуын да беләм.

– Ләкин бездә шоу-бизнес (журналистиканы күз алдында тотам) ул, күпчелек очракта, гайбәт дәрәҗәсендәге шоу-бизнес бит!

– Ярар, мин гайбәт сатарга теләмим, ди. Әйдә, анализлап карыйк. Җырлардан башлыйбызмы? Анализларлык ни дә булса бармы анда? Кемгә кирәк ул? Димәк, артык катлауландырабыз гына булып чыга. Шоу-бизнес – ул җиңел өлкә. Катлаулы булса, бәлки, укылмас та иде.

Мин кешеләрнең мәгълүматны төрле чыганактан алуын теләр идем. Бар шундый кешеләр, әйтик, «Беренче канал»ны гына караучылар. Әлбәттә, аның башы шушы канал мәгълүматы белән мүкләнгән. Әгәр син көне-төне Навальныйларны карыйсың икән, синдә тормышыбыз, дөньябыз бөтенләй начар, дигән фикер туачак. Ә хакыйкать исә кайдадыр уртада урнашкан була. Мин үзем шундый урта позициядә торучы кеше. Моның начар ягы да бар инде, сине теге як та, бу як та үз итмәскә мөмкин. Әйе, дөньяда хәзер шундый тенденция китте: я бар да начар, я бар да яхшы итеп күрсәтелә. Халыкның аңы белән уйнау, акка яки карага бүлү бара.

Язучылар тормыштан артта калып бара

– Инде әдәбиятка якынрак килик. Татар әдәбияты, татар әдипләре интернетка чыгарга бик ашыкмый. Ә бит укучы хәзер, үзең әйткәндәй, мәгълүматны, шул исәптән әдәби әсәрләрне дә интернет челтәреннән эзли…

– Бу хәлнең сәбәпләре төрле. Беренчедән, инструмент белән куллана белмәү. Профессиональ язучыларның күбесе өлкән яшьтә. Телефоны төймәле булган язучы интернетны белми. Инструмент булган очракта да, сорау туа: алар бүгенге заман аудиториясенә кызыклы була алыр идеме?

Ә бит заманында шагыйрьләр зур стадионнар җыя алган, татар әдипләренең дистәләгән мең тираж белән чыккан китаплары таралып бетә алган. Ә бәлки язучыларның бүгенге заман кешесенә әйтер сүзе юктыр? Бик гади схема бездә: язучылар авылдан чыга, шәһәрдә төпләнә һәм гомере буе авылны сагынып яши. Бөтен тормыш багажы шуның белән чикләнә дә.

Тормыш тәҗрибәсе, дидем, ә шул ук Татар-Малайны алып карыйк. Ул да әле тормыш күрмәгән, миннән дә яшьрәк. Әмма блогер буларак нинди популяр! Димәк, харизма, сөйкемле сөяк, үзенә тартып тору сәләте дигән нәрсә дә зур роль уйный. Эксперт булу да сорала. Үз өлкәләрендә генә белгеч булган блогерлар да популяр.

– Ә исем, дәрәҗә?

– Менә мин «Татмедиа» бинасына килгәч, күп кенә танылган шагыйрьләрне-язучыларны күрәм. Исемле шәхес булганнары өчен генә дә килеп, күрешеп китәм. Бәлки аларның әсәрләрен дә укымыймдыр, язганнары да кызык түгелдер. Шул ук вакытта аларның тормыштан артта калып баруларын сизәм, күрәм. Татар язучылары бүген алда түгел, артта калып бара. Әлегә исемнәре йөртә дә бит…

– Ләкин безнең бит яшьрәк язучылар да бар…

– Менә монысы кызык, җавап бирә алмыйм. Бәлки иҗат иткәннәре үзе өчен генә һәм бәлки киң аудиториягә эшлиселәре килмидер? Тар даирәдә кала, кешегә чыкмый… Ә чыга белгәннәре китабын да сата, популярлык та казана.

– Социаль челтәрләрдә хәзер артык язу белеме булмаган һәвәскәр каләм ияләре популяр. Лайклар да күп куела аларга, репостлар саны да чиксез. Араларында бик примитивлары да, графоманлык исе аңкып торганнары да җитәрлек. Куркыныч түгелме икән бу?

– Теләсә кайсы өлкәдә «кулланучы», ягъни «потребитель» дигән төшенчә бар. Кемдер тәкъдим итә, кемдер «ала». Бар зәвыклы, профессиональ яктан оста эшләнгән «товар». Анысын да алучылар бар. Күп кенә профессиональ язучыларыбыз, әйтик, Зифа Кадыйрованың уңышын кабул итә алмады. Профессиональ театрлар «Мунча ташын», югары зәвыклы җырчылар Элвин Грей (гәрчә ул уникум), Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьли. Авылдаш бер кыздан, Тямаев концертыннан кайткач: «Ошадымы?» – дип сорадым. «Ошады. Чөнки ул безнең кебек», – дип җавап бирде бу. Ягъни, халык бүген гламурлыктан, ясалмалылыктан, катлаулы нәрсәләрдән туйган, ул Тямаев һәм башкалардан үзенә якын дус, аваздашлык таба. Кабатлап әйтәм, әлеге тендеция барлык өлкәләргә дә хас, шул исәптән, татар язучыларына, татар әдәбиятына да.
Моннан берничә ел элек язучыларга бер тәкъдим белән чыккан идек. Шаблон бер сайт ясыйбыз да, шуның нигезендә аерым исем, аерым домен белән һәр язучыга сайт ясарга тәкъдим иттек. Бер генә кимчелеге бар иде, әйтик, Ркаил Зәйдулла сайты белән Камил Кәримов сайты визуаль яктан бер үк, бер үк дизайнда булачак. Кызганыч, күтәреп алучы булмады.

– Язучылар берлегенең үзенә дә шәп сайт кирәк, ә син аерым язучыларныкы, дисең…

– Менә хәзерге вакытта нәкъ шуның белән шөгыльләнәбез.

 «Кәгазь бетә дип, егерме ел сөйлибез инде»

– Данил, сине без заманча татар яшьләренең бер вәкиле буларак беләбез. Татар яшьләре нинди булырга тиеш?

– Еш кына безнең арадагы күп кенә кешеләр «милләт өчен, милләт өчен» дип кабатларга ярата. «Милләткә ярдәм итү өчен, әйдә, нәрсәдер башлыйк әле», –диючеләр дә бар. Мин аларга: «Син башта башла, акча эшлә, гаиләңне туендыр, шуннан соң эшләгән акчаңнан, бизнесыңнан милләткә дә өлеш чыгар, рәхәтләнеп хезмәт ит», – дип әйтәм. Милләт, милләт дип йөрүчеләрнең үз баласы да татарча сөйләшми бездә! Кычкырып йөргәнче, милләт дип язганчы, һичьюгы, үз балаңны милли җанлы итеп тәрбияли алсаң, менә бу татарга, милләткә хезмәт итүнең зур бер өлеше, файдасы булыр иде.

– Интернетчы буларак сорыйм: басма матбугатның киләчәген ничегрәк күзаллыйсың?

– Кәгазь матбугат бетәр инде, дип әйтер идем… әгәр дә бу хакта без егерме ел элек үк сөйләмәгән булсак. Бетмәде әле. Артуын артмас, әмма бетүе дә алай тиз генә һәм җиңел генә булмас. Әнә, алга киткән чит илләрдә интернет бездән алда керде, аңа карап, газета-журналлары әле дә чыга тора.

– Нигә тиражларыбыз артмый икән?

– Мин моннан бер-ике ел элек кенә дүрт-биш басма матбугатка языла идем. 2018 елда төрле сәбәпләргә бәйле, язылырга оныттым. Һәм бернәрсә дә югалтмавымны аңладым. Әйе, кулга газета-журнал эләккәч, укып, карап чыгам мин аны, ягъни ниндидер ихтыяҗ да бар сыман. Мин генә түгел, башкалар да шулай уйлыйдыр. Аннан килеп, матбугатка язылу технологиясе дә дөрес куелмаган шикелле. Ярты ел узган саен язылырга кирәк. Ә вакыт бик тиз узып китә. Болай да тиз ритмлы тормышта сиңа каядыр барып, яки ниндидер сайтларга кереп, теркәлеп, нәрсәләрдер тутырып, язылырга кирәк. Ә интернет сиңа үзе килә. Ватсап яки инстаграмны ач, син инде шунда ук берәр сайтка килеп эләгәсең.

Тагын бер кызыклы күренеш. Менә исеме билгеле бер газетада тәнкыйди язма чыккан иде. Балтачка кайттым, барысы да бу турыда инде белә. Ләкин алар газетаны кулларына да тотып карамаган. Берсе шундагы материалны фотога төшергән дә, кемгәдер җибәргән. Шулай итеп ватсап аша бар халыкка таралган ул. Димәк, татар матбугаты хәзер инде мессенджерларда ук яши башлады…

Татар язучысына интернетта популяр булу өчен биш киңәш:
Данил Сәфәровтан лайфхак

1. Укучы язучы әсәрләрендә үзен таба алсын.
2. Аудитория белән элемтә булдыру зарур (интерактив аралашу, сорауларына җавап бирү).
3. Банальлектән, беркатлылыктан качып, яңалык эзләү бик мөһим.
4. Үз кимчелекләреңне күрә белү, үз-үзеңнән көләргә (самоирония) курыкмаска, бөеклек чиренә бирешмәскә кирәк.
5. Ихлас булу сорала.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*