tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» идарәсе әгъзалары белән очрашу уздырды
Данис Шакиров «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» идарәсе әгъзалары белән очрашу уздырды

Данис Шакиров «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» идарәсе әгъзалары белән очрашу уздырды

20 ноябрь көнне «Zoom» онлайн-конференцияләр платформасы нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарәсе әгъзалары белән очрашуы булып узды. Очрашуда Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессының Идарә рәисе Кәримов Тәуфыйк Әкрамович, Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессының Идарә әгъзалары: Хәйруллин Гриф Тимурзаһитович, Низаметдинова Җәннәт Әсхәтовна, Ахунҗанов Габделхак Габдуллович, Абдулхаликов Ринат Абдулханович катнаштылар.

Данис Шакиров «Татарлар: гамәл стратегиясе» документын тормышка  ашыру турында чыгыш ясады. Т.Ә. Кәримов Казакъстан Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләренең хәзерге көндә алып барган эш проектлары белән таныштырды. Г.Т. Хәйруллин «Гамәл стратегиясе» буенча үзенең фикерләрен җиткерде. Г.Г. Ахунҗанов Семей шәһәрендәге татар сәнгать мәктәбе турында сүз алып барды.  Р.А. Абдулхаликов «Kazan Education» укыту проекты турында мәгълүмат бирде.

Чыгыш ахырында катнашучылар киләчәктә дә шушындый онлайн-конференцияләрне ешрак уздырырга дип сүз куештылар.

Рамилә Шәйхиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*