tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Кыргызстан Республикасының «Туган тел» берләшмәсе әгъзалары белән очрашу уздырды
Данис Шакиров Кыргызстан Республикасының «Туган тел» берләшмәсе әгъзалары белән очрашу уздырды

Данис Шакиров Кыргызстан Республикасының «Туган тел» берләшмәсе әгъзалары белән очрашу уздырды

Агымдагы елның 25 ноябрь көнне «Zoom» онлайн-конференцияләр платформасы нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнисович Шакировның Кыргызстан Республикасы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары белән очрашуы булып узды. Очрашуда Кыргызстан Республикасы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Үлмәскулова Гөлсинә Хәйдәровна һәм «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары һәм үзәкнең Кара-Балта һәм Токмак шәһәрләрендәге филиаллары җитәкчеләре катнаштылар.

Конференцияне Д.Ф.Шакиров «Татарлар: гамәл стратегиясе» документын тормышка ашыру турындагы чыгышы белән башлап җибәрде. Үлмәскулова Г.Х. «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсенең хәзерге көндә алып барган эш проектлары белән таныштырды. Беренче булып «Асыл бала» фәнни-мәгариф үзәгенә тукталып уздылар. Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәге җитәкчесе Шәрәфетдинова Нүрия Сәлимовна укучылары, укыту программасы турында сөйләде. Хуҗнахмәтов Хәсән Хәлиуллович һәм Гарипов Рафаэль Солтанович үзләре җитәкләгән Токмак һәм Кара-Балта шәһәрләренең татар җәмгыятләрендә алып барган эшләре белән таныштырдылар, эш барышында туган сорауларын яңгыраттылар. Шулай ук, Сәгыйдә ханым, сиксән җиде яшен тутыруына карамастан, ел саен «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсендә үткәреп килгән милли бәйрәм һәм йолаларны искә алып узды.

Очрашу онлайн форматта гына булуына карамастан, шулкадәр җылы узды, катнашучылар хәтта бергәләп татарча җырлар да башкардылар. Чыгыш ахырында киләчәктә дә шушындый онлайн-конференцияләрне даими уздырып торырга сүз куештылар.

Рамилә Шәйхиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*