tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данлыклы Карабаш авылында яңа мәчет ачыла
Данлыклы Карабаш авылында яңа мәчет ачыла

Данлыклы Карабаш авылында яңа мәчет ачыла

26 июньдә Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла. Инкыйлабка кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет, Аллага шөкер, эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике мәчетле булырга әзерләнә.

Узган ел рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт “Карабаш тәҗвиде” белән данлыклы Карабаш авылында булган иде. Ул җирлектәге имамнар белән бергә иске мәчетне карады, биредә икенде намазын укыды. Аннары дин әһелләре авылда яңа төзелә торган мәчет нигезенә дә дога кылдылар. Бер елдан соң, рамазан ае алдыннан яңа таш мәчет ишекләрен ача. Иман йорты иганәчеләр, авыл халкы ярдәмендә төзелгән.

“Карабаш тәҗвиде”н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас ядкаре булып тора.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*