tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегатларны “Шаян ТВ” телеканалы белән таныштырдылар
Делегатларны “Шаян ТВ” телеканалы белән таныштырдылар

Делегатларны “Шаян ТВ” телеканалы белән таныштырдылар

Бүген, 23 август көнне, Татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Иннополис шәһәренең Университетында форум кысаларында “Татар мәдәнияте үсеше” темасы буенча дисскуссия булып узды. Аның бер бүлеге балалар телевидениясенә багышланган иде. Делегатлар алдында «Шаян-ТВ» каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова, “Татарстан-яңа гасыр” телеканалының Ульяновск өлкәсендәге корпункт директоры Рамис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чыгыш ясадылар.

Резедә Хәсәнова яшьләрне актив булырга, үз проектларын тәкъдим итәргә чакырды. Төрле төбәкләрдә, чит илләрдә яшәгән сәләтле балаларны табар өчен ярдәм кулын сузырга сорады. Яшьләр “Шаян ТВ” каналын кайдан һәм ничек карап булу турында кызыксындылар. Резеда Хәсәнова исә каналны интернет челтәреннән, шулай ук махсус мобиль кушымта аша карап булуы хакында хәбәр итте, катнашучыларга телеканал турында мәгълүмати буклетлар таратты. Резеда Хәсәнова әйтүе буенча “Шаян ТВ” телеканалын соңгы 9 айда 40 млн тамашачы караган.

Рамис Сафин үз регионнарындагы татар тормышы, Ульяновскида чыгарылучы тапшырулар, журналист эшчәнлеге хакында сөйләде.

“Ульяновск өлкәсендәге филиал 8 төбәккә йөреп, татарлар турында  репортажлар ясый. “Шаян ТВ”ны кая барсак та карыйлар, рәхмәт әйтәләр. Бу канал “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы өчен киләчәк кадрлар да әзерли, яшьләрне тәрбияләп үстерә”, – дип үз фикерләре белән бүлеште Рамис Сафин. Шулай ук ул Димитровградта штаттан тыш хәбәрчеләр клубы ачарга жыенулары турында да ассызыклап узды. Асылда хәбәрчеләр балалар, мәктәп тормышы турында кызыклы репортажлар ясап “Шаян ТВ” контентын баетуга ярдәм итүне максат итеп куя икән. Эшне октябрь аенда башлап җибәрергә тиешләр.

Гөлназ Шәйхиева үз чиратында яшьләрне тагын да активрак конгрессның мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеккә чакырды. Рәсми сайт, “Татарлар” газетасы, видеостудия эшчәнлеге белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*