enrutat
Баш бит / Денис авылында Сабан туе гөрләде
Денис авылында Сабан туе гөрләде

Денис авылында Сабан туе гөрләде

Иртәгә авылыбызда Сабантуе була, дигән көнне һава торышы кискен генә үзгәреп китте, кояш болытлар арасына кереп качты, яңгыр җиле исә башлады. Ә иртәгесен, яңгыр явып торуга карамастан, кайберәүләр җәяү, кайберәүләр машиналарга утырып, Сабан туе булачак мәйданга ашыктылар. Шушы төркемгә Татар Әбдекие, Карабикол һәм башка тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә кушылды.

Озак та үтмәде, авыл мәчете имамы Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов сабый бала чактан ук калебебезгә сеңеп, ишетеп үскән, йөрәгебезгә якын булган “Коръән” аятьләре белән Сабан туе мәҗлесен башлап та җибәрде. Шенталы муниципаль районы хакимияте башлыгы Анатолий Кириллов белән Денис авылы җирлеге җитәкчесе Әлфәт Җалаковның уңышлы, бәрәкәтле ел теләп, бәйрәм белән котлаулары да бәйрәмне тагын да тулыландыра төште.

Авылыбыз аксакалы Минһан ага Хәкимов сәхнәгә күтәрелеп, Җәгъфәр хәзрәт Хәлимовка кешеләргә киңәш бирүче, тыйганнардан тыелып, Ислам динебез кушканнарны үтәп, әхлакый тәрбия бирү турында язылган “Исламда мөһим мәсьәләләр” дип аталган китапны бүләк итте.

Тәбрикләүләр, котлаулар, бүләкләүләр тәмамлануга унынчы сыйныф укучысы Рафаэль Гайнетдинов яңа гына никахлашкан Рафаэль Нуретдиновның кәләше Әнисә туташ чиккән сөлгене биек колга башына менгереп, бәйләп куйды. Шундый яңгырлы көндә курку белмәс егетнең сау-сәламәт җиргә төшүен күргәч, халык җиңел сулап бер тавыштан: “Аллага шөкер, егетебез бигрәк булган икән!” -дип әйтүен сизми калды. Ә Рафаэль Гайнетдиновка килгәндә, бу чибәр егет сәхнә идәннәрен сыгылдырып, кызлар йөрәгенә ут салып, матур, оста итеп бии дә бит әле. Ул төрле фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар да алган, лауреат, дипломант исемнәренә дә лаек, дип табылган, спортта да сынатмый.

Менә шушы матур мизгелләрдә күңелем түрендә:
Сабан туе, Сабан туе —
Изге бәйрәм илемдә,
Ак сөлгеләр уйнап тора
Көрәшчеләр билендә, — дип, җырчы Асаф Вәлиев яратып җырлый торган җыр юллары яңгырый башлагандай булды.

Хәер, мәркәзебез Казаннан артистлар килмәсә дә, Денис авылы Мәдәният йортының “Мизгел”, “Чулпан” ансамбльләре һәм башка һәвәскәр артистларыбыз башкарган җыр-биюләр бер дә ким-хур булырлык түгел иде. Шуларга үрелеп, татар халкының милли көрәш бәйгесе дә башланып китте. Иң элек кечкенә балалар бил алышса, аннан соң бәйгене баһадирдай ир-егетләребез дәвам итте. Һава торышы кис-кен үзгәрүгә карамастан, бернинди авырлыклардан да курыкмыйча, авылыбызның дәрәҗәсен күтәреп, чит яклардан көрәшергә, дип килүчеләргә дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә көрәш батырларын барлаганда Татарстан егете Фәнил Минһаҗев тәмам үзебезнекенә әйләнеп киткән икән бит инде. Ул быел да башка еллардагы кебек көрәштә беренче урынны яулап, кер юу машинасы һәм сарык тәкәсе белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче батырлар булып шулай ук Татарстанның Чирмешән авылы егетләре Фәнис Гайфиев белән Илнар Кәримов калды. Дөресен әйткәндә, көрәшче берничә елга бер генә туа, диләр бит. Быел да үз авылыбызда бил алышырдай кеше табылмады. Нишлисең, көтәргә генә кала инде.
Гер күтәрүдә Самара шәһәреннән, Наил Каһиров — беренче, күрше Четырлы авылыннан Сергей Егоров – икенче, үзебезнең Денис авылыннан Рәфис Шәфигуллин өченче урынга лаек булдылар.

Чүлмәк вату инде ул безнең авылның матур бер традициясенә әйләнеп бара, дисәм, ялгыш булмас. Чөнки Шенталы муниципаль районы башлыгы Анатолий Кириллов бу бәйгедә үзе катнашып, һәр елдагыча быел да беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Азат Ханнановның катык салынган савыттан тәңкә эзләп табуы да бик кызыклы килеп чыкты.

Сабан туе бәйрәме ирләрнеке генә түгел, хатын-кызлар бәйрәме дә бит әле. Көянтәңне җилкәңә салып, чиләкләрдәге суны түкми-чәчми билгеләнгән урынга илтеп җиткерүдә Лимуза Бикмөхәммәтова шулай ук беренчелекне бирмәде. Ул матур итеп бәйрәмне алып баруда гына түгел, һәр эштә дә үзенең уңган-булганлыгын шулай раслап күрсәтте. Мәйданда капчык киеп йөгерү, авыш баганага менү, кул көрәштерү, бәйләнгән күз белән җептән уенчыклар кисеп алу, дисеңме, барысы да теләп, яратылып башкарылды. Һәркем биредә үзе теләгәнчә ял итте, күңел ачты.

Барыбызга да билгеле булганча, бәйрәм чыгымнарсыз гына булмый бит ул. Рөстәм Ганиевка, җаваплылыгы чикләнгән ”Карабикол” җәмгыятенә, Рафаэль Кәримовка, Әкъдәс Газизовка, Ильяс Низамовка, Фәрит Мөстәкыймовка, Әсхәт Хәлиуллинга, Әсхәт Афзаловка, Әхәт Төхвәтуллиннар гаиләсенә һәм башка ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәсе килә.

Быел никтер чабыш атлары бары өчәү генә иде. Шулай да Константин Данилов — беренче, аның әтисе Николай — өченче, ә Денис авылыннан Ринат Ризванов икенче урынны яуладылар. Алар да хезмәтләренә күрә тиешенчә бүләкләнделәр.

Илфат Сатдаров колга башыннан чигүле сөлгене алып төшеп биргәч, бәйрәм тәмамланды, дип әйтсәм, дөрес үк булмас кебек. Чөнки ул үзенең онытылмас матур вакыйгалары, якты истәлекләре белән киләсе Сабан туена кадәр безнең рухыбызда, күңелебездә яшәячәк әле. Кичен яшьләр болыннарда, авыл Мәдәният йортында рәхәтләнеп җырлап-биесә, өлкәнрәк яшьтә-геләр нигезләрен, газиз әткәй-әнкәйләрен сагынып кунакка кайткан балалары, якыннары белән сый-нигъмәт тулы өстәлләр янында ял иттеләр.

Ә яңгыр көне буе туктамыйча яуды да яуды гына. Иң шатландырганы шул: моңа беркемнең дә зарланганы ишетелмәде. Чөнки бу яңгыр һәркемнең күптән тансыклап көтеп алган, алдагы көндә ризыклы, матур тормыш вәгъдә итүче бәхет яңгыры иде.

Төн үтеп, алсуланып, сызылып аткан таң алдыннан бөтен җирдән сафлык бөркелүе, Җир — анабызның суга туенуы, аяк астындагы чирәмнәрнең күзгә күренеп яшәрүе, чүт-чүт итеп кошлар сайравы, урам тутырып, яуган яңгырдан җиңел сулыш алган малкайларның үтеп барулары, чыбыркысын шартлатып, эре кыяфәттә аларны куучы көтүченең сәлам биреп узуы — болар барысы да туган авылымның матур тормышын, якты киләчәген чагылдырып, киләсе елда тагын да бергәләп, ямьле Сабан туе мәйданында очрашачагыбызны вәгъдә итә-дер сыман тоела иде.

Нурсинә Хәкимова, «Бердәмлек» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*