tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградның 22 нче татар мәктәбенә укучылар кабул ителә
Димитровградның 22 нче татар мәктәбенә укучылар кабул ителә

Димитровградның 22 нче татар мәктәбенә укучылар кабул ителә

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге  22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү  мәктәбе  2019-2020 нче уку елына 10-11 нче  сыйныфларга укучылар кабул итүне дәвам итә. Шулай ук калган башка  сыйныфларга да кабул итү мөмкинлеге бар.

Бүгенге көндә белем учагында 260 татар баласы белем ала, аларга 18  татар милләтеннән булган  югары һәм беренче категорияле укытучылар белем  һәм тәрбия бирә. Мәктәп укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын  өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм  аларны саклап калу максаты белән ачылды. Бу белем бирү йортында укыту рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты фәне төп уку предметларының берсе булып тора. Белгәнебезчә, укыту  һәм тәрбия процессы дөрес оештырылганда гына зур уңышларга ирешергә мөмкин.   Ә дөрес оештыруның   нәтиҗәсе булып,   бердәм дәүләт имтиханнары тора.  Ел саен  чыгарылыш укучыларының һәрберсе бердәм дәүләт имтиханнарын  уңышлы тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алып,  үзләре теләгән  югары уку йортларына укырга керәләр.  Мәктәпнең “Укудагы аерым казанышлар өчен “ дигән  медаль белән бүләкләнүчеләре дә шактый. Мәктәптә һәрвакыт сәләтле укучылар белән төрле юнәлештә эш алып барыла, укучылар  өчен   Берәм дәүләт имтиханнарына  бушлай әзерлек  курслары оештырыла.

Төрле профилактик учетта торучы укучыларның юклыгы -мәктәптә тәрбия эшләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуының  нәтиҗәсе булып  тора.

Сорауларыгызны dtatscool@mail.ru электрон адресына җибәрергә була. Элемтәләр өчен телефон номеры 8-842 -35-3-13-42. Тулырак мәгълүматны мәктәп сайтыннан алырга мөмкин.

Мәктәптә белем алырга теләүче укучыларны көтеп калабыз!

http://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*