tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградтагы татар мәктәбендә 300 бала укый
Димитровградтагы татар мәктәбендә 300 бала укый

Димитровградтагы татар мәктәбендә 300 бала укый

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе дә яңа уку елында укучылары алдында үз ишекләрен ачты. Көзнең иң беренче көне булса да, 1 сентябрь Димитровград шәһәрендә дә әти-әниләр һәм балалар куанычына җәйчә матур һәм кызу иде.

Тантаналы линейка һәр елдагы күркәм гадәт буенча татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр куюдан башланып китте. Быел мәктәптә 280 бала белем һәм тәрбия алачак. Ике беренче сыйныф ачылган. Аларга татар телендә гыйлем эстәргә теләгән 40 бала тупланган.

Белем көненә җыелган ата-аналарны һәм укучыларны мәктәп директоры Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева, Ульяновск өлкәсенең Законнар чыгару җыены депутаты Габделхак Абдулла улы Морзаханов, шәһәр башлыгы урынбасары Людмила Петровна Шишкина, Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәнис Хатыйп улы Җаббаров, яңа уку елы башлану белән тәбрикләп, зур уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.

Мөнирә ханым өчен 1 нче сентябрь – икеләтә шатлыклы көн. Беренчедән, күп көч, тырышлык, үҗәтлек куеп ачылган татар мәктәбендә 16 нчы тапкыр балаларны яңа уку елына чакырып, кыңгырау яңгырады, икенчедән, кыңгырауны нәкъ менә аның оныгы Аделина чыңлатты. Кызчыкны күтәреп баручы XI сыйныф укучысы Рамил Низамов – уку алдынгысы, мәктәптә узучы барлык чараларда актив катнашучы. Аделинаның да әле, I сыйныфка гына аяк атласа да, портфолиосе бик саллы: өлкә, шәһәр күләмендә үткәрелгән җыр, шигырь конкурсларының даими җиңүчесе ул.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*