tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга бер ай калды
“Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга бер ай калды

“Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга бер ай калды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен «Динем – Ислам, милләтем – татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга бер ай вакыт калу турында хәбәр итә: иҗат эшләре 2020 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә. Бәйгегә тәкъдим ителә торган эшләр 2020 нче елның 15 нче февраленнән алып 30 нчы декабренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк –  аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР тапшырылачак:

– I урын – 50 000 сум,

– II урын – 40 000 сум,

– III урын – 30 000 сум.

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020 нче елның 30 нчы декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гариза үрнәге һәм Конкурс нигезләмәсе – кушымтада. Бәйгедә җиңүчеләр 2021 елның 28 февраленә кадәр билгеләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-59-39.

Тулырак dumrt.ru сайтында

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*