enrutat
Баш бит / Дөнья күрке – хатын-кыз
Дөнья күрке – хатын-кыз

Дөнья күрке – хатын-кыз

Бар җиһанны нурга күмеп, балкытып, Киров өлкәсенең татар хатын-кызлары
11 декабрь көнне форумга җыелды. Ул Малмыж шәһәренең “Вятка” кафесында
узды. Форумда Малмыж һәм Нократ Аланы районнарыннан 80ләп хатын-кыз
катнашты. Тантаналы чараны Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни
автономиясе рәисе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова ачып җибәрде.
Әлеге форум кысаларында «Хуҗабикә» бәйгесе дә бик күңелле барды. Бу
конкурсны Малмыж районы Яңа Смәил китапханәчесе Саймә Гыйният кызы
Хәкимова әзерләп алып барды. Бәйгедә ике районның иң уңган, иң булган
төрле тармакларда эшләүче 8 хатын-кызы катнашты.

Хуҗабикәләр

Алар төрле, әмма һәркайсында үзенә генә хас асыл сыйфатлар. Бүгенге
бәйгенең чын геройлары: 1нче сан астында уңган-булган аш-су остасы, күп сөйләшми торган, каенанасын соңгы сулышына кадәр үз әнисе кебек тәрбияләгән Малмыж
шәһәреннән Рауза Әүхәдиева. 2нче сан астында бар җиһанга күңел күтәренкелеге, яшьлек дәрте өстәүче, кешенең моң-зарын тыңлап, җыр белән юмалый белүче, үзе башы-аягы белән сәнгатькә гашыйк кеше – Татар Кумбашы авылыннан Гөлсимә Гайфетдинова. Үзе бик мөлаем, ягымлы, уңган, ике кыз тәрбияләп үс- терүче Иске Йөрек авылыннан Гөлназ Зыятдинова. Ул камыр ризыклары пешерергә дә ос-та, яраткан шөгыле – бәйләү. Чыгышлары белән сәхнәләрдән төшми, башкаларга да киңәшләре белән ярдәм итүче, инсафлы, кешелекле, мәрхәмәтле, кайгыртучан әни – Ямул авылыннан Гөлсинә Исламова.

Һәрвакыт төгәл, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаручы, уңган килен,
иренә тугрылыклы хатын, тыйнак-ипле, ике бала әнисе – Марс авылыннан
Инзилә Мәрдәнова. Нинди генә эшкә тотынса да, искиткеч оста башкаручы, сәнгатькә гашыйк оста биюче, җырчы, әнисенең терәге, сөйкемле малай әнисе, үзе чибәр –
Иске Йөрек авылыннан Асия Сәлахова. Нәфис сүз остасы, бик күп башка эшләрне белүче, ярдәмчел, чын дус – Ямул авылыннан Гөлфәрия Хәлиуллина.
8нче сан астында чыгыш ясаучы: тәҗрибәле мәдәният хезмәткәре, тынгысыз
шәхес, Урта Шөн авылының якты йолдызы Гөлфия Шаһиева.
Хөрмәтле ханымнар бүген үзләренең җитезлекләре, осталыклары,
тырышлыклары белән дүрт номинациядә сыналдылар.

Иң гүзәл җир – туган җир

Беренче номинациядә аларның һәркайсы үзенең ту- ган ягы турында
үзенчәлек- ле итеп чыгыш ясады. Берничәсе турында гына сезнең игътибарга
тәкъдим итәм. Рауза Әүхәдиева Балтач районы Нөнәгәр авылында туган. Чепья авылында урта мәктәпнең 10 “Д” сыйныфын бетергән. Хәрефеннән үк аңлашыла инде, ул заманда укучыларның никадәр күп булганы. Туган авылы турында истә
калганнарын бик тәмләп сөйли. Кияүгә чыгып, 42 ел яшәгән Малмыж шәһәрен
дә ул туган авылы кебек ярата.
Гөлфия Шаһиева:
– Мин Нократ Аланы шәһәреннән ерак булмаган табигатьнең сихри почмагына
урнашкан Урта Шөн авылыннан. Безнең авылның табигате искиткеч матур.
Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк бер сихри
дөньяга алып кереп китәләр.
Авыл уртасыннан бормаланып аккан Аллаук елгасы буенда зифа таллар үсә.
Милли бәйрәмебез Сабантуй да шушы елга буенда уза. Яшьләрнең шат
җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора. Челтерәп аккан салкын
чишмәләре дә, авылны һәрьяклап чолгап алган урманнары да, башларны әйләндерерлек саф һавасы да йөрәкләрдә мәңге югалмаслык эзен калдыра. Шөн якларында дөнь- яга килеп, әнисенең бишек җырын тыңлап, бу дөньяга беренче адымнарын ясаган язучылар Рафаэль Сибат, Ләбибә һәм Нәҗибә Ихсановалар кебек, Хаҗи Миникаев, Фәйзрахман Сабиров, Таһир Галиәхмәтов кебек бөек шәхесләребез
булу – безнең горурлыгыбыз. Сандугачларны көнләштерерлек искиткеч
тавышлы җырчыларыбыз, үзешчән язучыларыбыз, композиторларыбыз бар. Шушы
авылда туып, яшәргә насыйп иткән язмышыма мин мең рәхмәтле. Туганнарым,
дусларым, якыннарым белән бергә яраткан авылымда яшәвем белән мин чиксез
бәхетле. Конкурсантларның һәммәсе дә туган авылының матур үзенчәлеге, табигый
байлыгы, данлыклы шәхесләре белән таныштырып китте.

Үз эшенең остасы

Ханымнарның һәркайсы уңган-булган, җитез. Аларның осталыклары, эшлекле
сыйфатлары “Үз эшенең ос- тасы” номинациясендә чагылды.
Гомер буе үзен пешекче һөнәренә багышлаган Рауза Әүхәдиева. Укып чыккач,
10 ел Малмыж ремонт-механика заводының буфетында осталыгы чарланган.
Аннан соң ашханә мөдире итеп билгеләгәннәр һәм 35 ел шушы җавап-
лы эшне башкарган. Заманында заводның 1200 эшчесен 3 смена ашату үтә
җитезлек таләп итә. Хәзер лаеклы ялда булса да, “пешереп бир әле”, дип
килүчеләргә әле дә өендә камыр ризыклары пешереп бирә.
Гөлназ Зыятдинова да мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Күңел
җылысын кушып пешерелгән тәмле ашлары белән балаларны сыйлый.
Төбәгебезнең данлыклы җырчысы Гөлсимә Гайфетдинова унынчы сыйныфны
тәмамлап, сигез ел мәдәният йортында эшли, аннан соң аны колхозга сыер
саварга куялар. Һәм ул бу авыр хезмәтне 23 ел башкаргач, аны кабат
авылның мәдәният йортына чакыралар, директор вазыйфасын үти башлый.
Иске Йөрек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Асия Сәлахова белгечлеге буенча укытучы (Казан шәһәре мәктәбендә укыт-кан). Ул җырчы да, биюче дә булуыннан кала, тагын кулыннан күп эш килә: оста итеп чигә, тегә, рәсемнәр ясый,
портретлар төшерә (ул кешене нәкъ үзе төсле итеп ясый), чын рәссам
диярсең. Бу һөнәрләрне мәдәният йортында түгәрәк оештырып балаларга да
өйрәтә.

Гөлфия Шаһиева, Гөлсинә Исламова белән Инзилә Мәрдәнова да сәнгать
осталары, авылда мәдәният тормышын гөрләтеп алып баралар.
Гөлфәрия Хәлиуллина үз һөнәрләре белән бик кызык- лы итеп таныштырды:
– Элеккеләр “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигәннәр”, ә минем бу
мәкальнең кызларга да кагылганын әйтәсем килә, һәрхәлдә мин үзем төп
профессиямнең кайсы икәнен белмим дә инде. Иң беренче, кыз бала әнисенең
булып чыкмаган хыялын үти дигәндәй, мин укытучылыкка укыдым һәм эшләдем.
Миңа бик ошый иде бу һөнәр, балаларым да кырымнан китми, коллективта да
дәрәҗәм шәп иде. Тик рәхәт кенә яшәп торганда, мәктәбемне яптылар.
Киттем, Тукай әйтмешли, җиктереп тимер атны Казанга. Анда барып кергәч,
язмыш мине транспортниклар янына урнаштырды, республика буенча һәр
автобусның инде маршрутын, мәктәп автобусларының режимын ятлап бетереп, шоферлар белән кул кысып йөри башлаганда, язмыш кире тимер атка утыртып авылга кайтарып җибәрде. Монда тагын ни эшлим икән генә дип утырганда, кибеткә эшкә чакырдылар. Вәт анда күңелле дә эшләве! Кем генә керми, ни генә сөйләми. Психолог та, дус та, эч серен язып баручы көндәлеккә дә әйләнеп куясың икән. Соң инде шунда
рәхәтләнеп эшлә генә, әйеме?! Юк инде, Ходайдан узып булмый, диләрме
әле. Менә минем хәзерге һөнәрем – иң шәбе. Фермерга әйләнеп куйдым бит
әле, дуслар! Көн саен маллар янына чыгып, алар белән аралашып яшим.
Дуласы килгәндә дә аларга эләгә, күңелләрем тулып, кәҗә тавышым белән
җырлавымны да аларга җиткерәм. Әлегә менә шул һөнәремдә тукталам, алга
таба тагын кайларга алып китәр язмыш, тагын нинди һөнәргә өйрәнәсе
булыр, анысын әлегә Ходай гына белә.

Ана булу осталыгы

Һәркайсы ул һәм кыз аналары булган ханымнар “Балам-багалмам” номинация-
сендә үзенчәлекле итеп бишек җыры да җырладылар, шигырь дә сөйләделәр.
Инзилә Мәрдәнованың кызы Алинә 9нчы сыйныфта укый. Ул үзе татарча әкият
уйлап чыгарып, Казан шәһәрендә узган төрле жанрдагы язмалар “Глаголица”
Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, Дипломант исемен яулый. Инзилә бүген
дә безгә кызы язган “Ак роза үпкәсе” дип исемләнгән шушы әкиятне укып
күрсәтте.
Бәйгечеләр киләсе номинациядә үзләренең талантларын төрле жанрларда
күрсәттеләр. Кызлар бик сәләтле икән, талантлары шаккатырлык.
Тапкырлыкка биргән сорауларда да сынатмадылар.
Оста хуҗабикәләр номинациясендә аларга өйләрендә пешереп алып килергә
бирем бирелгән була. Алар пешергән гөбәдия, мич коймагы, пәхләвә,
җимешле бәлеш, чәк-чәк, торт авызда эреп тора, ашап туймаслык иде.
Ханымнар пешергән камыр ризыкларына “Вятка” кафесы мөдире, күп тәҗрибәле
пешекче-кулинар Тәскирә ханым Әүхәтшина бәя бирде.
Бәйгедә катнашкан ханымнар барысы да бик булганнар, алар һәркайсы төрле
номинацияләрдә җиңүче булдылар. Ә тамашачы күңелен Асия Сәлахова яулады.
Барысына да бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Бу ханымнарның һәркайсы
турында аерым мәкалә язарлык, киләсе елда бу ниятебезне тормышка
ашырырбыз дип торабыз.

Милләтне тел, дин, мәгърифәт, мәдәният саклый
Форум барышында татар мөхтәрияте рәисе Язилә ханым милли оешма эшчәнлеге
турында сөйләде. Өлкәдә балаларга татар телен укыту, татар теле
дәресләре кыскартылу зур проблема булып тора. Балалар җирле тарихыбыз
турында да белергә тиеш. Тарихыбызны барлау-
да ел да үткәрелә торган “Этнографлар җыены” мөһим чара булып тора.
“Халкым мирасы”, “Нократ моңнары”, “Нократ йолдызчыклары” регионара
фестивальләре мәдәниятебезне, милли мирасыбызны саклауда – зур чаралар.
Аларны үткәрү өчен матди ярдәм күрсәтүгә грант акчалары биргән
Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт белдерә
Язилә ханым. Шушы чараларда зур эшчәнлек күрсәткән мәдәният йортлары
хезмәткәрләренә, “Ак калфак” клубы җитәкчесе Ләйсән Мөнир кызы Әһлиевага
да рәхмәт белдерде.

Хатын-кызлар форумында дини оешма вәкилләре дә бар иде. Киров өлкәсе
мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Разыя апа Хәбибрахманова оешма
эшчәнлеге турында да кыскача сөйләп алды. Нияз хәзрәт Кашапов
җитәкчелегендәге дини оешма халыкны тәрбияләүдә, гыйлем өйрәтүдә бик күп
эшләр алып бара. Бигрәк тә балалар өчен дин дәресләре, тәрбияви чаралар:
“Бәхетле балачак”, “Хуш киләсен, Рамазан”, Коръән уку бәйгеләре
уздырыла. “Вәгазь” исеме астында газет та чыгаралар.
Яңа Смәил авылы урта мәктәбе укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Гадилә
Солтан кызы Габдерәхимова татар теленә кагылышлы мәсьәләләр, татарча
яулык бәйләү турында фикерләр уртаклашты, үзебезнең “Дуслык” газетына уңай бәя биреп, ханымнарны газетка язылырга өндәде. Төбәгебездә телебезне, милләтебезне саклап, үстереп тору чарасы да булган, рухи байлык та биргән газетыбыз турында
редакторыбыз Гөлнара Нургаяз кызы Габдрахманова да сөйләп, газетыбызның
гомерле булуы укучыларыбыздан тора диде.
Ут күршеләребез булган Кукмара районы Мәмәшир авылы мәдәният йорты,
китапханә хезмәткәрләре белән дә безнекеләр аралашып, хезмәттәшлек
итәләр. Кунак- лар тарафыннан да мәдәни хезмәткәрләребезгә, Язилә ханыма
карата бик җылы сүзләр яңгырады.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.

«Дуслык» газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*