tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Россия Дәүләт Думасы милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектын күп төзәтмәләр белән беренче укылышта кабул итте һәм эшләп бетерергә җибәрде. Дәүләт Думасы утырышында доклад белән Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов чыгыш ясады.

Никонов закон проектының икенче укылышына Дәүләт Думасында махсус төзелгән эшче төркем тарафыннан җитди төзәтмәләр кертеләчәген әйтте.

Мәгариф һәм фән комитеты рәисе закон проектын эшләгәндә кешенең туган телен өйрәнүгә хокукын һәм мәктәп укучысы өчен нинди телнең туган тел булуын сайлау мөмкинлеген теркәүне тәкъдим итте. Төзәтмәләр рус телен ана теле итеп өйрәнү мөмкинлеген күз алдында тота.

“Әгәр дә беренче укылышта тәкъдим ителгән закон проектына дәгъваларыгыз булса, карарга карата сездә бернинди дә каршылык булмаска тиеш, чөнки безнең коллегаларда аңа карата бернинди җитди каршылык юк”, – дип мөрәҗәгать итте Никонов депутатларга.

Ул Туган телләргә ярдәм итүче фонд булдырылачагын һәм аның әлеге өлкәдә фән проблемаларын чишү белән шөгыльләнәчәге турында сөйләде.

“Безнең Мәгариф министрлыгы белән фонд төзү турында килешү бар, әмма әлегә төгәл параметрлары билгеләнмәгән”, — диде Никонов. Аның сүзләренчә, закон проектының икенче укылышына вазгыятькә ачыклык керәчәк.

Закон проекты турындагы доклад күп сораулар тудырды. Депутатлар милли телләргә ярдәм итүче фондның кайчан һәм ничек итеп төзеләчәген, яңа концепциянең нәрсә күзаллавын, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе ничек хәл ителәчәген, туган телләрне өйрәнүдә нинди дә булса мотивация система булачакмы икәнлеген ачыкладылар.

“Безнең илдә һәр тел милли байлык булып тора. Шунлыктан аны саклауга  без барлык көчебезне куярга һәм моның өчен барлык шартларны тудырырга тиеш”, – диде Никонов.

Утырыш йомгаклары буенча, закон проектын беренче укылышта кабул итәргә, закон проектына төзәтмәләрне утыз көн эчендә тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды. Закон проектын беренче укылышта кабул итүне Дәүләт Думасының 373 депутаты хуплады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*