tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык күпере” тугандаш халыкларны берләштерә
“Дуслык күпере” тугандаш халыкларны берләштерә

“Дуслык күпере” тугандаш халыкларны берләштерә

17-18 апрельдә Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Башкортстанда Татарстан көннәре уза. «Башкортостан» дәүләт концерт залы фойесында “Дуслык күпере» мәдәни-белем бирү күргәзмә проекты урнаштырылган иде.

Проект Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылган.

Әлеге проектның максаты — тугандаш халыкларның тарихи һәм мәдәни төрлелеген тәкъдим итү.

Тулаем алганда, проектны берничә өлешкә бүләргә мөмкин. Беренче өлеш — ул бер шоурум, анда милли башкорт һәм татар костюмнары тәкъдим ителә. Алга таба китапханәләр һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылган китап зонасы бар.

Яшьләр эшләре министрлыгы «Тарих эзләреннән» балалар эшләре Бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештырган. Биредә Башкортстан һәм Татарстан орнаменты буенча аерым фотозона, осталык дәресләре үтә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*