tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск татарлары ничек яши?
Дзержинск татарлары ничек яши?

Дзержинск татарлары ничек яши?

Газетабызның узган санында хәбәр иткәнебезчә, 25 октябрдә Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни мохтарияте тантаналы рәвештә яңа офиска күченде. Бу чараның төп инициаторы һәм иганәчесе – автономия рәисе Рамил Надюков. Ул үзенең сәламләү чыгышында әлеге чараның бөтен шәһәр өчен мөһимлеген билгеләп үтте һәм якын арада шәһәрдә “Дуслык йорты” булдыру, шунда бер түбә астында Дзержинскның төрле дини конфессия вәкилләре үз эшчәнлеген алып барачагы турында теләген белдерде.

Бүгенге көндә бу автономия ана телебезне өйрәнү, балалар арасында иҗади талантларны ачыклау, аларны үстерү, элекке татар көнкүреше музеен булдыру өстендә актив эш алып бара, ә декабрь аеннан милли көрәш секциясен ачмакчы.

Татар теле дәресләрен чыгышы белән Татар Моклокасыннан булган Зөһрә Абдулина бирә, “Чаткылар” фольклор төркемен дә ул җитәкли, музей почмагы өчен дә җаваплы.

“Бүгенге көндә биредә өч дистәгә якын балалар да, олылар да татар телен өйрәнә, унга якын сәләтле яшүсмер иҗади түгәрәктә шөгыльләнә. Татар халкының тормышын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган музей әсбапларын халык көче белән җыябыз.

“Яңа үзәгебез ачылу белән татар телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган якташларыбыз күбрәк йөри башлар, дип ышанабыз. Бергәләшеп халкыбыз файдасына төрле чаралар оештырырбыз, Алла бирсә. Рамил Әхмәтович кебек мәрхәмәтле җитәкче белән без барысын да булдырабыз”, – ди Зөһрә ханым.

Әйтергә кирәк, татарларның милли-мәдәни үзәген булдыру – шәһәр тормышында мөһим вакыйга, аерым алганда, бердәм, мәдәни, толерант җәмгыять формалаштыруда мөһим адым. Димәк, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерү өчен мөмкинлек булдырылдыә без бу шәһәр белән элемтәбезне ныгыта төштек һәм Рамил Әхмәтович Надюков тырышлыгы белән яңа елдан бирегә ун экземпляр “Туган як” барачак, Алла боерса. Ул химиклар шәһәрендә яшәүче татарлар өчен көтелгән кунак булыр дип ышанып торабыз.

Шулай ук Дзержинск татарларының бу шатлыгын шәһәр хакимияте, өлкә Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә татар автономиясе һәм региональ татар милли үзәге вәкилләре дә уртаклашты. Ә кич белән Химик мәдәният сараенда шул уңайдан Татарстан артистлары бушлай зур концерт бирделәр.

Наилә Җиһаншина
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*