tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әдәби марафон” IX китап укучылар бәйгесендә Саба районы беренче урынны алды
“Әдәби марафон” IX китап укучылар бәйгесендә Саба районы беренче урынны алды

“Әдәби марафон” IX китап укучылар бәйгесендә Саба районы беренче урынны алды

15 ноябрь көнне Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Иң күп китап укучы район дип Саба районы танылды. Районнан тантанага 145 кеше килде. Икенче урында – Апас районы Каратун мәктәбе, өченче урында – Казан.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова “Әдәби марафон”ның мәктәп системасында да тамыр җәюен билгеләп узды.

“Бәйге китап укуга кызыксыну уятуга яхшы этәргеч булып тора. “Әдәби марафон”га нигез салучыларга рәхмәт”, – диде ул.

Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллин укучыларына рәхмәтле булуын әйтте.

“Шагыйрьне, язучыны, укучылары шагыйрь һәм язучы итә. Әгәр укучың булмаса, кирәгең дә булмас иде. Бүген китап белән Интернет кушылган бәйрәм. Туктап торсаң, заманнан артта каласың”, – диде шагыйрь.

ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова “Әдәби марафон”ның зур әдәби бәйрәмгә әверелгәнен искәртте. Бәйгегә нигез салган Раил Гатауллин турында ул: “Аңа беркем кушмаган бит, дәүләтнең катнашы монда юк, үзе оештырган. Бу бер матур күренешкә әверелде”, – диде.

Гөлнар Гарифуллина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*