tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби марафон җиңүчеләре билгеле булды
Әдәби марафон җиңүчеләре билгеле булды

Әдәби марафон җиңүчеләре билгеле булды

Проект авторы һәм гамәлгә куючысы Раил Гатауллин сүзләренә караганда, әдәбият сөюче балалар саны, узган ел белән чагыштырганда, 5 мәртәбә арткан. Катнашырга теләк белдергән 155 баланың 127 се финалга узган.

Быел Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырылган әлеге мөһим чарада республикабызның танылган язучылары, күренекле шәхесләре: берлек рәисе Данил Салихов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова, Йолдыз Миңнуллина, Факил Сафин, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм башкалар килгән иде.

— Дөньяга күзеңне ачасың килә икән. Кеше белән матур итеп сөйләшәсең килә икән, китап укы. Белемле кешене генә санлыйлар. Кая гына барсаң да, кем белән генә очрашсаң да, әңгәмәнең темасы нинди булуга карамастан, кушыла алсаң гына, тормыш арбасыннан төшеп калмыйсың. Татар халкы гомер-гомергә укыган, бүген дә укый. Китапка игътибарлы булыгыз, ераклашмагыз, – диде үз енең сәламләү чыгышында Данил Салихов һәм киләчәктә проектта катнашучылар санының тагын да артуын теләде.

Ландыш НӘСЫЙХОВА
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*