tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның иҗатлары тикшереләчәк
Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның иҗатлары тикшереләчәк

Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның иҗатлары тикшереләчәк

3 апрель көнне 15 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була.

Утырышта Тукай бүләген дәгъвалаучы язучылар – Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», «Дәрья башы»,«Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары; Камил Кәримовның «Карурманда кара песи», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары; Зиннур Хөсниярның «Кичү». «Гарасат», «Көмеш чыбыркы» китаплары турында фикер алышу була.

Хәзерге татар прозасы һәм әдәби тәнкыйть белән кызыксынучыларны утырышта көтеп калабыз. Фикер алышуда күрсәтелгән әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте, татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы турында сөйләшү, фикерләшү һәм тәнкыйть булыр дигән теләктә калабыз, ди Татарстан язучылар берлеге.

http://www.sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*