tatruen
Баш бит / Яңалыклар / #Әдәбимарафон тантана этабына җитте
#Әдәбимарафон тантана этабына җитте

#Әдәбимарафон тантана этабына җитте

1-21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды.

Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” концертлар залына (Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35) чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*