tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбият күгендә балкыган язучыбыз
Әдәбият күгендә балкыган язучыбыз

Әдәбият күгендә балкыган язучыбыз

Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы Якуб Камали улы Зәнкиевның туган көненә, якты истәлегенә, иҗатына багышланган кичә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте.

“ Иртеш таңнары” әсәре беләнТукай бүләген алган язучыга быел 102 яшь тулган булыр иде. Халкыбыз арасында дан казанган РСФСР ның атказанган укытучысын, Бөек Ватан сугышы ветеранын, җирле язучыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевны хөрмәтләп оештырылган кичәдә “Яшьлеккә сәяхәт ” ансамблендә җырлаучы ветеран укытучылар, беренче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, үзәк коллективы катнаштылар.

“Иртеш таңнары” романыннан алынган “Кызлар убасы”нда яшьләрнең егетләрне сугышка озату күренеше белән чара башланды. Сәхнәләштерелгән күренештә себер татар мәдәният үзәге артистлары уйнап, актерлык талантларын, осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. “Кызлар убасы”нда себер татарларының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырганнан соң, оештыручылар кунакларга сүз бирделәр.

Педагогик фәннәр кандидаты Клим Султан улы Садыйков хатирәләре белән уртаклашты. Ул сәхнәдән язучы Якуб абый Зәнкиевның якыннары, укучылары, коллегалары чакырылмаганына борчылып, киләчәктә мондый чараларны тамашачыларны кызыксындырырлык, аларның игътибарын җәлеп итәрлек, яшь буынның исендә калырлык, зур масштабта үткәрергә кирәклеге турында әйтте. Якуб абый белән Клим абыйның әтисе Султан Алиш улы коллегалар һәм дус булалар. Чыгышын кыскартырга туры килсә дә, Клим абый ике телдә Якуб абыйның иҗаты белән кыскача балаларны таныштырып узды.

Апрель ае татар халкы өчен әһәмиятле ай. Әдәбият күгендә балкыган, күптармаклы мирасын халкыбызга калдырган Габдулла Тукай иҗатына , себер язучысы Якуб Зәнкиевның иҗатына, якты истәлегенә багышланган чаралар татар теле һәм әдәбияты укытучылары, этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар рәисләре , әгъзаләре, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашында зур бәйрәм буларак мәдәният үзәгендә уткәрелә иде.

Кунаклар өчен мәдәният үзәгенең музеенда Якуб Камали улына багышлап экскурсияләр оештырылды. Быел автономияләрнең язучыга багышланган чарада катнашмаулары сәер тоелды. Бу турында кичәдә булган РФнең мәгариф отличнигы Мәдинә апа Уразметова :” Якуб абый Зәнкиевның иҗатына игътибар сүнмәсен иде. Горурланып сөйләрлек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бар. Хәтер кичәләрен дәрәҗәле рәвештә, бердәмләшеп, бергәләшеп үткәрергә кирәк,”-диде.

Язучы Якуб Камали улы Зәнкиевның туган көненә багышланган чара җырчы Зөһрә Тимергалиева башкаруныда “Кошларым ”дип аталган җыр белән йомгакланды.

Римма Умитбаева,
Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*