tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан һәм Татарстан яшьләре элемтәләрне ныгытачак
Әфганстан һәм Татарстан яшьләре элемтәләрне ныгытачак

Әфганстан һәм Татарстан яшьләре элемтәләрне ныгытачак

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында ике республика арасында телекүпер оештырылды. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу беренче телекүпер түгел. Дөньяда пандемия башланып, чикләр ябылганнан соң, Әфганстан белән Татарстан шундый форматта сөйләшүләр алып бара. Татарстан Фәннәр Академиясе, сәүдә-сәнәгать палаталары  эшчәнлеге хакында да тәҗрибә уртаклаштылар. “Чикләр ачылганнан соң, килешүләр дә төзеләчәк,” – дип белдерде Васил Шәйхразыев, очрашуга җыелучыларны сәламләп.

Бүгенге телекүпер Татарстан һәм Әфганстан республикалары яшьләре арасындагы элемтәләрне ныгыту, яшьләр эшләре буенча тәҗрибә уртаклашуга багышланды. Россия яшьләр хөкүмәте Ассоцияциясе рәисе Динә Гайзатуллина әлеге оешма белән таныштырды. “Безнең максат – яшьләрне регионнар эшчәнлегенә җәлеп итү,” – ди ул. Күп кенә кызыклы проектлар тормышка ашырыла. Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан яшьләре белән килешүләр төзелгән. Әфганстан егет һәм кызлары белән дә хезммәттәшлек итәргә әзерләр. “Алда торган төп бурычларның берсе – яшьләрнең Европа берлеге оешмасын төзү. Яшь дипломатлар мәктәбен тормышка ашыру,” – дип киләчәккә планнар белән уртаклашты Динә Гайзатуллина.

Татарстан Дәүләт Советының яшьләр Парламенты рәисе Нина Шимина Татарстан егет һәм кызларының закон чыгару тармагындагы эшчәнлеге белән таныштырды. “Быел бездә муниципаль органнарда сайлаулар. Һәр районда яшьләр штабы төзелде. Сайлауларда катнашу өчен, барлык урыннарда тигез шартлар булырга тиеш,” -ди Нина Шимина. “Республикада яшьләр фикерен ишетәләр. Мисал өчен, коронавирус башлангач, без балалар бакчаларында түләү системасына кагылышлы проблеманы күтәрдек. Президентыбыз ишетте. Мәсьәлә уңай хәл ителде, “- дип белдерде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев: “Без – өлкән буынның, шулай ук хөкүмәтнең төп максаты – яшьләргә дөрес тәрбия бирү, “- дип өстәде.

Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев уку йорты эшчәнлеге белән таныштыра. “Әфганстаннан килгән яшьләр максатчан булуы белән аерылып тора, без аларны үзебездә көтеп калабыз,”-дип белдерде.

Очрашуда катнашкан Шах Солтан Акифи (мәдәният буенча атташе) мондый телекүперне оештыру өчен зур рәхмәтен җиткерде. “Безнең өчен бу бик мөһим. Президентыбыз да киләчәк яшьләр кулында, ди. Әфганстан егет-кызлары Сочида узган XIX яшьләр һәм студентлар фестивалендә дә катнашты. Без Татарстан белән дуслыкны ныгытырга телибез, “-диде.

 

Кабул политехник университеты ректоры Икбаль Абдул Рәшит Казан уку йортлары белән элемтәләрне ныгытырга теләүләрен әйтә. Профессор рус телен яхшы белә. Чыгышын да рус телендә ясады. “Бергә фәнни-тикшеренү эшләре алып бару, студентлар белән алмашу теләге зур, квоталар күбрәк бирелсен иде,”-ди ул.

Телекүпердә тамырларында татар каны аккан Мохаммади Абдулла да катнашты. Үзен ул мин татар дип таныштырды. Әфганстанда 600 ләп милләттәшебез яшәвен әйтә. “Татар телен белмиләр. Безгә татар телен өйрәтү өчен мәктәпләр ачарга булышсагыз иде,”-дип үтенечен җиткерә.

Телекүпердә яңгыраган фикерләр, теләкләр киләчәктә ике республика арасында төзеләчәк килешүгә керергә тиеш.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*