tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта «Шома бас» татар биюләре бәйгесендә җиңүчегә 150 мең сум биреләчәк
Екатеринбургта «Шома бас» татар биюләре бәйгесендә җиңүчегә 150 мең сум биреләчәк

Екатеринбургта «Шома бас» татар биюләре бәйгесендә җиңүчегә 150 мең сум биреләчәк

Хореография коллективларын Екатеринбургта узачак «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның төбәкара ачык бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гран-при иясенә татар милли кимнәре тектерү өчен 150 000 мең сумга сертификат тапшырылачак.

Чара Татарстанның һәм Свердловск өлкәсенең Мәдәният министрлыклары, Свердловск өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыклары ярдәме белән уздырыла. Бәйгедә катнашучыларны профессиональ һәм мәртәбәле жюри бәяләячәк. Аның составында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре бар.

Конкурста Свердловск, Оренбург, Пенза, Чиләбе, Төмән, Кемерово, Киров, Самара өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан, Коми, Карелия, Пермь крае һәм Ханты-Манси автономияле округыннан 706 кеше катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*