tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк
«Әкият» курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк

«Әкият» курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк

15 августтан «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тамашачылар өчен ишекләрен ачачак. Әмма көтеп алынган очрашу залда түгел, ә ачык һавада узачак.

Спектакльләр Петербург ур., 57 адресы буенча, икенче катта ачык мәйданчыкта күрсәтеләчәк. Тамаша 15 августтан «Гусенок» спектакле белән башлана. 16 һәм 21 августта тамашачыларга «Идет коза рогатая», 20 августта — «Сертотмас үрдәк», 22 августта — «Новые приключения трех поросят» спектакле күрсәтеләчәк.

Бүгенге көндә театрда Р.Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» һәм Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» репетицияләре бара.

«Әкият» курчак театры яңа 87 нче театр сезонын 5 сентябрьдә «Маугли» премьерасы белән ачарга планлаштыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*