tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Чабаксар шәһәрендә «Карусель сказок» халыкара фестивалендә катнаша
«Әкият» курчак театры Чабаксар шәһәрендә «Карусель сказок» халыкара фестивалендә катнаша

«Әкият» курчак театры Чабаксар шәһәрендә «Карусель сказок» халыкара фестивалендә катнаша

Чувашиядә уздырыла торган «Карусель сказок» фестивалендә Бангладеш, Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Куба, Япония театрлары һәм Россиянең унбиш төбәгеннән театрлар катнашуы көтелә.

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен тәкъдим итәчәк. Инсценировка авторы – Ркаил Зәйдулла.

“Фестивальгә озак еллар театрның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров, “Әкият” театры сәхнәсендә күп спектакльләр куйган Людмида Дьяченко, театр директоры Роза Яппарова да чакырылган”, дип хәбәр ителә театрның рәсми социаль челтәрендә.

Фестиваль 21 нче августтан  25 нче августка кадәр үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*