tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әлбәттә”: лекцияләрне онлайн кара
“Әлбәттә”: лекцияләрне онлайн кара

“Әлбәттә”: лекцияләрне онлайн кара

“Әлбәттә”  проекты карантиндагы кешеләр өчен файдалы лекцияләр урнаштырган. 

Оештыручылар әйтүенчә, атнасына ике-өч тапкыр кызыклы галимнәрне чакырачаклар. Беренче ике лекция агымдагы контекст белән бәйле булачак. Чәршәмбе 19.00 сәгатьтә Тарих институтында Алтын Урданы өйрәнү үзәгенең фәнни хезмәткәре Тимур Хәйдәров чуманың Алтын Урда тормышына ничек тәэсир итүе турында сөйләячәк. Лекция рус телендә була.

Пәнҗешәмбе 19.00 сәгатьтә фольклор белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова авыруларның халык мәдәниятендә чагылышы турында сөйләячәк. Лекция – татар телендә барачак.

Әлеге каналда шулай ук сәяхәтләр турында һәм татар теленең үзенчәлекләренә багышланган 2 подкаст та бар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*