tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әле яшәрлеге бар иде» — татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Акъегет белән хушлашты
«Әле яшәрлеге бар иде» — татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Акъегет белән хушлашты

«Әле яшәрлеге бар иде» — татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Акъегет белән хушлашты

19 июльдә шагыйрь һәм журналист, күпләргә «Сәлам әйт, җил!» җырының авторы булып танылган Рөстәм Акъегет (Фәйзуллин) арабыздан китте. Гомере буе радиога хезмәт иткән кеше нигә татар телен саклау белән шөгыльләнгән? Ул җыйган меңләгән архив язмалар сакланырмы? Болар хакында «Татар-информ» хәбәрчесе язмасында.

Туганнар ничек яши, без дә шулай яшәдек»

Мәрхүмнең бертуган абыйсы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Рөстәм Акъегетне татарның рухи дөньясы өчен зур өлеш керткән кеше дип атады:

  • Адәм баласы шулай яратылган, иртәме-соңмы барыбыз да җир астына китә. Ә җир өстендә нинди хезмәтең кала — шунысы мөһим. Рөстәм озак еллар йөрәк авыруы белән борчылып яшәде, ике атналап хастаханәдә ятты. Соңгы көннәрендә реанимация бүлегендә иде, шуңа күрә янына керү яисә аралашу мөмкинлеге булмады. Туганнар ничек яши, без дә шулай яшәдек. Кыскасы, хәзер аны җирләп кайтып киләбез…

Рөстәмгә карата ихтирам һәм хөрмәт авылдашлары, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре тарафыннан нык сизелеп торды. Кешенең кем икәнлеген, аның кыйммәтен югалткач кына аңлыйсың. Ул гомере буе радио һәм телевидениегә хезмәт итте. Рөстәмдә радионың алтын фондына кертерлек уникаль язмалар бар, аларны ул тәртипкә китереп калдырды. Эшен җаваплы һәм намуслы башкарды.

Яхшы шагыйрь иде. Әдәбият өлкәсендә зур югалту дип саныйм. Рөстәмнең шигырь яза башлавында минем дә роль булгандыр. Рөстәм мәктәптә укыган чагында минем фатирга исемле кешеләр килә торган иде, аларны күреп үсте ул. Шушы мохит аңа күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясагандыр.

«Түрәләрне өнәп бетерми иде ул»

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Фәйзуллинны саллы шагыйрь буларак кабул итүен сөйләде:

Мин Башкортстан дәүләт университетында укыган елларда Татарстаннан бер төркем татар шагыйрьләре кунакка килде. Фәннүр Сафин, Зиннур Мансуров, Зөлфәт Маликов һәм Рөстәм Фәйзуллин да бар иде. Мин аны шул вакытта ук исемдә калдырдым. Аның белән Равил Фәйзуллинның энесе буларак түгел, ә көчле фикерле шагыйрь буларак аралаштым. Ул үзен абыйсының күләгәсендә дип санамады, үз юлыннан барды.

Түрәләрне өнәп бетерми иде ул. Мин 1995 елларда «Татарстан» радиосында эшләдем. Гаиләмдә — хөкүмәт вәкиле. Үзем конгресс җитәкчелегендә булгач, мине дә яратмагандыр, мөгаен. Әмма моны берничек тә сиздермәде. Без бервакытта да сүзгә килмәдек, каршылык булмады. Милли яктан фикердәш идек.

Мин бит аны яшьтәш дип санап йөрдем. Ә ул миннән ике яшькә яшьрәк икән. Бу мөһим түгел, әлбәттә. Аның китүен нигәдер авыр кичердем.

Классикларның, зур кешеләрнең, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең әңгәмәләре Рөстәмнең архивында саклана иде. Алар «Татарстан» радиосына кергәндер дип ышанам.

Аның беренче җәмәгате — Татарстанның халык артисты, минем авылдаш Тәслимә Фәйзуллина иде. Тәслимә Казанга килеп, артист булып эшләде. Икенче хатыны — Гөлсинә ханым «Татарстан» радиосында техник хезмәткәр иде.

Булат — Тәслимә белән Рөстәмнең улы. Әнисе арабыздан ике ел элек китсә, хәзер әтисе китте. Югалтуны авыр кичерә. Ул компьютер белгечләреннән татарлар арасында иң бөеге! Иң катлаулы программаларны ясарга аңа заказ бирәләр иде. Хәзер дә шул өлкәдә программист булып эшли, үз-үзенә икмәк табып эшли. Яшь килеш әнисенә фатир алган иде, үзе өй салып керде.

Рөстәм Равил Фәйзуллинның энекәше икәнен күпләр белми. Мөгаен, бутамасыннар өчен ул үзенә «Акъегет» дигән тәхәллүс алган булгандыр…

«Татар теле өчен көрәшен еллар буе алып барды»

«Татарстан» дәүләт радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе баш мөхәррире Нәсим Акмал Рөстәм Фәйзуллинның татар телен таныту, аны саклау эшенә керткән өлешен бәяләде.

Рөстәм килеп чыгышы белән затлы нәселдән. Бу гаиләдә туып-үскән балалар шагыйрьләр, сәнгать кешеләре һәм тумышлары белән көрәшчеләр була. Рөстәм — абыйсының (Равил Фәйзуллин — авт.) юлыннан киткән иҗатчы. Абыйсы кебек кеше алдында ялкынланып йөрмәсә дә, үзенең эшен, көрәшен акрын гына алып барды. Ә аның көрәше — туган телебезнең сафлыгын саклап калу өчен көрәш иде.

Шушы көрәшне чынга ашыру өчен ул, 1974 елда университетны тәмамлагач, «Татарстан» радиосына эшкә килә. 1975 елда татар телен саклауга багышланган «Тел күрке — сүз» дип аталган тапшыруны оештыру эшендә катнаша. Гомере буе радиода эшләп, ул бары бер максатка гына хезмәт итте — туган телне саклау һәм аны таныту.

Телевидениедә баш мөхәррир булып эшләгәндә шәһәр балаларына татар телен өйрәтү дәресләрен ачып җибәрде. Андый кызыклы дәресләрне әле беркемнең дә эшли алганы юк. «Кардәшлеккә чикләр юк» тапшыруында исә ул журналист Риман Гыйлемханов белән берлектә Советлар Союзының төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстанның авазын ишеттерде, әдәбият-сәнгать белән таныштырып барды.

Рөстәм Фәйзуллиннар бәрабәренә Татарстанның мөстәкыйльлегенә көрәш башланган вакытта «Татарстан» радиосы мәгълүмат кырында халыкка идеология тарату мәйданында әйдәп баручы көчкә әверелгән иде. Ул шул вакытта бик күп публицистик чыгышлар оештырды.

Рус телле кешеләргә «Суверенитет: пути его развития» дип исемләнгән рус телендә тапшыру ачып җибәрде. Рөстәм Фәйзуллин гомере буе үзе генә белгән, үзе эчтән оештырган көрәш алып барды.

Радиода әдәбият-сәнгать тапшырулары бар. Анда язучыларның иҗат портретлары, радиоспектакльләр ясау, актерларның-режиссерларның иҗатлары белән таныштырып бару һ.б. — шушы бетмәс-төкәнмәс эшләрне Рөстәм Фәйзуллин эшләде. Нәтиҗәдә, радио архивында меңләгән язма барлыкка килде.

Моннан тыш, радио фондына кермәгән, фәкать үзенең өендә генә шәхси архивында сакланган меңләгән аудиоязмалар бар. Ул аларны матбугат әйләнешенә кертте.

Пандемия вакытлары башлангач, Рөстәм читтән торып булса да, өйдән эшләвен дәвам итте. Аның өендә аппаратлары бар, тапшыруларны ясап, безгә җибәрә иде. Эфирга тәкъдим итә бардык. Алдан күрүчәнлеге булды микән, ул тагын өч айга җитәрлек тапшыру әзерләде. «Татарстан» радиосын тыңлап барсагыз, үзе мәрхүм булса да, киләчәктә көн саен Рөстәм Фәйзуллин тапшырулары чыга барачак, ул «Татарстан» радиосында эшләвен дәвам иттерә дигән сүз.

Рөстәм Фәйзуллин әзерләгән тапшырулар «Татарстан» радиосы, татар халкы яшәгән чакта тагын дистә еллар эфирда булачак! Димәк, ул кешенең гомере дәвам итәчәк. Күңелдә бер юаныч бар: бу кеше әле әдәбиятта, радиода, журналистикада да яшәвен барыбер дәвам иттерә. Менә шушы уйлар белән без аны җирләп кайтып киләбез…» — ди Нәсим Акмал.

«Әле яшәрлеге бар иде…»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Акъегетне җылы яктан гына искә алуын әйтте:

«Миңа моны, тегене бирегез, трибунага чыгыйм әле», – дип, беркайчан да соранып йөрмәс иде. Ул үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләрдән. Нишлисең, иртәрәк китте, әле яшәрлеге бар иде.

Рөстәм Фәйзуллин бик итәгатьле кеше иде. Журналистика өлкәсендә шулкадәр фанатларча бирелеп эшләде. Һәр язучыга игътибарын күрсәтте. Нинди генә чара үткәрмик, фондтан язмалар табып, кыскартып биреп, безгә ярдәм итә иде.

Язмаларын укып карасаң, аның һәр җөмләсе җырлап тора, ул коры телле түгел иде. Журналистлар чын әдәби телдә язмаска да мөмкиннәр, әмма аның материаллары тирән мәгънәле иде, аның теленә сокланып утыра идем.

Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. 2020 елның 19 июлендә вафат булды.

Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. 

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*